Сикерә белә, йөгерә белми
Кроссворд.
Сораулар:
Вертикаль: 1. Сикерә белә, йөгерә белми, 2. Җил үтми, күз үтми, 3. Ач булса — ята, тук булса — торып утыра, 4. Чылт-чылт күзле, адәм төсле йөзле, 5. Ай белән килә, көн килгәч китә.
Горизонталь: 6. Ашамый, эчми, көне-төне йөри, 7. Эсселәгән саен, кат-кат тун кия, 8. Агач түгел, тимер мин; тигез юлдан зур тизлектә, шуам гына, йөгермим, 9. Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк, 10. Бертуктамый йөзәбез, йә төшәбез кар булып, йә төшәбез яңгыр булып.
Рамазанова Гөлназ Альфридовна, Казан шәһәре N 23нче балалар бакчасы.
Җаваплары: 1. Туп, 2.Тәрәзә, 3. Капчык, 4. Маймыл, 5. Төн, 6. Сәгать, 7. Кәбестә, 8. Тимераяк, 9. Су, 10. Болыт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев