«Тизрәк, биегрәк, көчлерәк» спорт чарасында балалар бик теләп катнаштылар.
Чамасын белеп кояшта кызыну, комда, чирәмдә, җирдә яланаяк йөрү,
эссе көннәрдә су белән уйнау тәнгә сихәт, көч һәм күтәренке кәеф биреп кенә
калмый, ә чыныктыра да. Җәйге экологик-сәламәтләндерү эшен
«Көнбагышкай» балалар бакчабызда балалар белән һәрдаим шушы чыныгу
өчен табигать факторларын кулланып, төрле уен, эстафеталар оештырып
алып барабыз. Участокларыбызда моның өчен барлык шартлар да
тудырылган: кирәкле инвентарь, яшеллек, су чыганаклары һәрвакыт кул
астында.
Һәр җомга педагоглар һәм тәрбиячеләребез тарафыннан төрле чаралар
уздырыла. Бу атнада да «Тизрәк, биегрәк, көчлерәк» спорт чарасында балалар
бик теләп катнаштылар: башта веранданы бизәргә үзләре шар кабарттылар,
аннары су ташып әзерлек эшләрендә булыштылар, уен барышында үзара дус-
тату уйнарга өйрәнделәр.
Алексеева Рәфисә Муллаяровна, Фәйзрахманова Сөмбел Маратовна,
82нче санлы «Көнбагышкай» балалар бакчасы тәрбиячеләре
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев