Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Пушкин әкиятләре эзеннән

Чаллы шәһәренең 121нче «Сабантуй» балалар бакчасының 8нче татар төркеме нәниләре өчен «Әкиятләр эзеннән» дип исемләнгән проект эше оештырылды.

Чаллы шәһәренең 121нче «Сабантуй» балалар бакчасының 8нче татар төркеме нәниләрен бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин иҗаты белән таныштыру максатыннан «Әкиятләр эзеннән» дип исемләнгән проект эше оештырылды. Проектка әзерлек этабында балалар белән бергәләп план төзедек. Әти-әниләр белән киңәшләшеп «Китап бүләк ит» акциясе оештырдык. Әкиятләрне сәхнәләштерү өчен костюмнар булдыруда да теләктәшлек белдерде алар.

Сабыйлар Пушкин әкиятләрен мавыгып тыңладылар, үз кичерешләрен рәсемнәрдә чагылдырдылар. XIX гасырда яшәгән кешеләрнең көнкүреше белән танышу аеруча кызык булды.

«Алтын балык», «Салтан патша турында әкият» әсәрләреннән өзекләр өйрәнеп, үзләренең артистлык осталыкларын күрсәттеләр. Проектны йомгаклау этабында күргәзмә ясадык, әкиятләрдән өзекләрне бакчабыздагы нәни тамашачыларга һәм әти-әниләргә тәкъдим иттек. Шулай итеп бөек рус шагыйре иҗатына кызыксыну уятып, татар төркеме балаларын мәктәпкә әзерләү өчен уңышлы эшнең нәтиҗәсен күрдек.

Чаллының 121нче "Сабантуй" балалар бакчасы тәрбиячеләре Әхмәтҗанова Чулпан Саитбурхановна һәм Әүхәдиева Гөлия Равилевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев