Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Май чабу – Масленица бәйрәмен үткәрдек

2024 елда Май чабу 11-17 мартка туры килә. Май чабу бәйрәме — бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе.

Бу көннәрдә Олы Елга "Умырзая" балалар бакчасында Май чабу – Масленица – борынгы рус халык бәйрәмен үткәрдек. Ул христиан динен тотучыларның Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бәйрәм датасы ел саен төрле. 2024 елда Май чабу 11-17 мартка туры килә. Май чабу бәйрәме – бик борынгы заманнан сакланып килгән, көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Ул җиде көн дәвам итә. Борынгы бабаларыбыз аны төрле йолалар белән үреп үткәргәннәр. Бу көннәрдә кешеләр күңел ачалар, кунакка йөрешәләр һәм коймак ашыйлар. Коймак атнасы – язны каршылауга багышланган тантаналы вакыйга. Олы уразага керер алдыннан, халык кыш белән саубуллаша, язгы җылы көннәргә шатлана, сөенә. 
Коймаксыз Май чабу булмый.
Коймак – кояшның туганы.
Кайда коймак – шунда без!
Иң салкын канлы кеше дә кайнар коймак ярата.
Коймаксыз Май чабу – тортсыз туган көн кебек.
Май чабу килә, коймак белән бал алып килә! дигән әйтемнәр яши.


Халыкта, әгәр Май чабу атнасын коймаклар пешереп, җырлар-биюләр, күңелле уеннар белән үткәрәсең икән, йортыңа, һичшиксез, бәхет керәчәк, дигән ышану бар.
Бәйрәмдә җырлар җырладык, Балалар белән төрле ярышлар үткәрдек. "Итекне кем ераграк ыргыта!", " Кызу таба", "Ат ярышы"...

Ярышларда балалар теләп ярыштылар, көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында балаларның битләре кызарган, күңелләре шат иде. Иң мөһиме өстәлдә - тәмле коймаклар... 


Тәрбиячеләр: Югары категорияле тәрбиче – Сәйфетдинова Нурия Сәләх кызы, Хасанова Гүзәл Әнәс кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев