Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Көн дә бер «Яңа дөнья»

Балалар белән бергәләп яз килгәненә сөенәбез.

Яз турында шигырьләр, җырлар өйрәндек, төрле рәсемнәр ясадык.  Уен мәйданчыгына чыккач, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәбез. Нәниләргә барысы да кызык, алар түземсезләнеп беренче кошларны, беренче бөреләрне көтәләр. Әтиләре белән бергәләп сыерчык оясы да ясап килгәннәр. Аны янәшәдәге агачка элдек. Балалар көн дә ояга кызыксынып карыйлар. Менә-менә кайтырлар канатлы дусларыбыз.

Яз җиткәч бакчаларда эшләр башлана. Бу хакта да беләләр нәниләр, бакчачы ролендә дә булып алдылар. Савытларга  бергәләп суганнар утырттык, яшел кыяклар күренгәч, ничек сөенгәннәрен белсәгез! Балаларның хис-кичерешләрен күзәтеп тору бик кызык. Алар үзләре өчен яңа дөнья ачалар бит. Балаларга тагын да кызыклы булсын өчен быел яз җитүгә тәрәзәләрне дә бизәргә булдык әле. Менә карагыз әле, ничек матур килеп чыкты.

Айнара Гарифуллина, Ильмира Горбаченко, Чаллы шәһәре, 50нче балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев