Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Кайттыгызмы, кошкайлар?!

121 нче «Сабантуй» балалар бакчасының татар төркеме балалары белән яз көне кошлар кайтуын сагынып көтеп алдык.

121 нче «Сабантуй» балалар бакчасының татар төркеме балалары белән яз көне кошлар кайтуын сагынып көтеп алдык.

Яраткан бәйрәмнәребезнең берсе «Карга боткасы»на алдан ук әзерләнә башлыйбыз. Балалар белән маскалар, милли бизәкле калфаклар ясадык.

Карга боткасы ул татар халкының йола бәйрәмнәреннән берсе булып, яз хәбәрчеләре кара каргалар күренү белән үткәрелүен белдек. Канатлы дусларыбыз турында шигырьләр сөйләдек, халык уеннарын уйнадык. Кешенең табигать белән бәйләнешен, мул уңыш алуда канатлы дусларыбызның файдасын чагылдыра бу бәйрәм. Балалар өйләреннән төрле ярмалар алып килгәч, пешекче апаларыбыз тәмле итеп ботка пешереп бирде. Матур итеп киенеп фотога да төштек, тәмле ботка белән дә сыйландык.

121 нче «Сабантуй» балалар бакчасы тәрбиячеләре Әхмәтҗанова Чулпан Сәитбурхановна һәм Әүхәдиева Гөлия Равилевна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев