Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Фигураларны урнаштыр» уены

4-7 яшьлек балалар өчен уен.

Уенның максаты :

- балаларда пространстволы күзаллау булдыру;

- игътибарны үстерү;

- төсләрне белүне ныгыту;

– геометрик фигураларны белүне ныгыту.

Материал: картоннан кисеп ясаган төрле төстәге геометрик фигуралар (түгәрәк, овал, трапеция, куб, квадрат, турыпочмаклык, цилиндр, ромб, бишпочмаклык), буш ак битләр.

Уен барышы: бер уенчы геометрик фигуралар төрлечә урнашкан рәсемне күрсәтә, икенче уенчы фигураларның урнашуын һәм аларның төсләрен истә калдыра һәм аларны шул ук тәртиптә һәм шул ук төсләр гаммасында буш кәгазьгә урнаштыра.

Без балалар белән кайсы команда биремне тизрәк үти ала дип ярышлар оештырып карадык, бик кызык килеп чыкты!

Шулай ук балалар уенны булдыруда катнаштылар, фигураларны мөстәкыйль рәвештә кисеп ясадылар!

Алексеева Фәнзилә Шамиловна, Түбән Кама шәһәренең 61нче балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев