Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Юл кагыйдәләрен беләсеңме?

Балалар өчен викторина.

Бурычлары: балаларның фикерләү, игътибар һәм сөйләм процессларын активлаштыру; транспорт һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы күзаллауларны ачыклау; зирәклек һәм тапкырлык тәрбияләү.

Кагыйдәләр: хор белән кычкырып түгел, ә дөрес итеп аерым җавап бирергә кирәк. Дөрес җаваплар өчен күбрәк фишка алган кеше ота.

Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Тәрбияче: Безнең төркемдә кемнең иң тапкыр һәм иң зирәк икәнен белер өчен мин сезгә сораулар бирермен, дөрес җавапны кем белә, кулын күтәрергә тиеш. Хор белән җавап бирергә ярамый. Кем беренче дөрес җавап бирә, фишка ала. Уен ахырында фишкаларны саныйбыз һәм җиңүчене ачыклыйбыз. Алар кемдә күбрәк булса, шул җиңәчәк.

  • Җиңел автомобильнең ничә көпчәге бар? (Дүрт.)
  • Бер велосипедта ничә кеше йөри ала? (Бер.)
  • Тротуарда кемнәр йөри? (Җәяүлеләр.)
  • Автомобиль белән кем идарә итә? (Машина йөртүче.)
  • Ике юл кисешкән урын ничек атала? (Юл чаты.)
  • Транспорт юлның кайсы ягыннан хәрәкәт итә? (Уң яктан.)
  • Әгәр җәяүле яки машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозса, нәрсә булырга мөмкин? (Авария яки юл-транспорт һәлакәте.)
  • Светофорда иң өстәге төс нинди? (Кызыл.)
  • Ничә яшьтән балаларга урам буйлап велосипедта йөрергә рөхсәт ителә? (14 яшьтән.)
  • Җәяүлеләр светофорында ничә сигнал бар? (Ике.)
  • Транспортлар өчен светофорда ничә сигнал бар? (Өч)
  • Җәяүлеләр кичүе нинди хайванга охшаган? (Зебрага)
  • Җәяүле җир асты кичүенә ничек эләгергә мөмкин? (Баскыч буйлап аска төшеп.)
  • Тротуар булмаса, җәяүлегә кайда хәрәкәт итәргә мөмкин? (Юл чите буйлап сул яктан, транспорт хәрәкәтенә каршы.)
  • Нинди машиналар махсус тавыш һәм яктылык сигналлары белән җиһазландырылган? (Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү һәм милиция машиналары.)
  • ЮХИДИ инспекторы кулында нәрсә тота? (Таяк.)
  • Уңга борылганда автомобиль нинди сигнал бирә? (Уң яктагы кечкенә лампочкасын кабыза.)
  • Уйнау өчен куркынычсыз урын кайда? (Ишегалдында, балалар мәйданчыгында.)

Камалетдинова Рузилә Гаделҗановна, Казан, Авиатөзелеш районы, 400нче «Непоседа» балалар бакчасы.

Фото Фрипик сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев