«Юл йөрү куркынычсызлыгының бердәм көне»
18нче сентябрьдән алып 22 сенә кадәр шәһәребездә «Юл йөрү куркынычсызлыгы» атналыгы игълан ителде.
Соңгы елларда артык нык куерып киткән транспорт челтәре, кешеләрдәге шәхси транспортның матди күрсәткеч түгел, ә бәлки ихтыяҗи әйбергә әйләнүе, юл-транспорт фаҗигаләренең дә кинәттән артуына китерүе бәхәссез. Шушы мохиттә иң газиләребез — балалрыбызны саклау илкүләм бурычка әверелде.
18нче сентябрьдән алып 22сенә кадәр шәһәребездә «Юл йөрү куркынычсызлыгы» атналыгы игълан ителде. Мондый чара, тагын бер кат балаларга юл кагыйдәләрен үтәүнең зарурлыгын төшендерергә, ата-аналарга балаларыбызның иминлеге өчен юл кагыйдәләрен үтәүдә шәхси үрнәкнең бик үтемле чара булганлыгын искәртергә, ә тәрбиячеләргә бу юнәлештәге эшне тагын да макчатчан һәм системалы алып баруның мөһимлеген күрсәтергә сәбәп булды.
Бу атналык кысаларында «Юл йөрү куркынычсызлыгының бердәм көне» итеп 20нче сентябрь күрсәтелде.
Безнең «Тирәккәй» балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә «Юл билгеләрен өйрәнәбез», уртанчыларда — «Безнең урам», «Җәяүлеләр һәм транспорт чаралары» дидактиктик уеннары, зурлар төркемнәрендә «Юл кагыйдәләре белгечләре», «Инспекторлар кисәтә» темасына уен-викториналар үткәрелде. Ата-аналар очен «Балаларны саклыйк!», «Юл имимнлеге серләре» информацион папкалар, «Шәхси үрнәк — иң ышанычлысы», «Юлларда сак булыйк», «Ишегалды куркынычсызлыгы» темаларына консультацияләр әзерләнде. Бакчабыз ишек алдындагы махсус ясалган мәйданчыкта да сабыйларыбыз, юл аша чыкканда ничек дөрес итеп велосипед-самокат белән чыгарга кирәклеген практикада кабатладылар.
Юл кагыдәләрен үзебез төгәл үтик, балаларыбызда үзләрен саклауны инстинкт дәрәҗәсенә җитәрлек итеп тәрбиялик. Тәртипле җәяүлеләр, машина йөртүчеләр тәрбиялик.
Вәлиева Дамирә Шәрифҗан кызы, 58нче «Тирәккәй» бакчасының өлкән тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев