Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Югалган тугра эзеннән»

Балалар белән квест-уен үткәрү өчен сценарий.

Максат: сөйләм әдәбе кагыйдәләрен камилләштерү.
Үстерү бурычы: бирелгән сүзләрдән җөмлә төзү осталыгын, монологик сөйләм телен үстерү.
Тәрбия бурычы: бер-береңне тыңлау, ишетү сыйфатлары тәрбияләү; мөстәкыйль фикер йөртергә, җавап бирергә күнектерү, балада үзенең сөйләме белән кызыксыну һәм сизгерлек уяту.

Белем бирү бурычы: гади диалогта катнаша белүләренә ирешү; мәгънәләре буенча бер-берсенә капма-каршы булган сүзләрне табу осталыгын ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү үсеше, социаль-коммуникатив үсеш.
Алдан үткәрелгән эш: Р.Миңнуллинның «Югалган хәрефләр» исемле шигырен уку, туган як туграсы белән танышу, табышмаклар өйрәнү, әңгәмәләр, дидактик уеннар, күзәтүләр.
Сүзлек өстендә эш: тугра, утрау, келәм-очкыч.

Җиһазлау: интерактив такта, проектор, ноутбук, курчаклар – Авазйотар, Авазчык, «Ә» һәм «А» хәрефләре язылган карточкалар, кечкенә туп, фонарь-яктырткыч, тылсымлы рәсемнәр (ике катлы рәсемнәр), ярмалар белән контейнерлар, конвертлар, балалар өчен медальләр, Чаллы шәһәре туграсының макеты.
Эшчәнлек төзелеше
I. Кереш өлеш.
Балаларны кызыксындыру.
II. Төп өлеш.
1. «Тапкырлар» утравы.
2. «Каршы сүзләр» утравы.
3. «Хәрефләр» утравы.
4. «Авазлар» утравы.
5. «Рифмалар» утравы.
6. «Хәрәкәт» утравы.
III. Йомгаклау.

Квест-уенның барышы
Тәрбияче: Балалар, миңа урмандагы саескан шундый хәбәр китерде: имеш, безнең шәһәребезнең туграсы югалган икән бит. Саесканның әйтүе буенча, аны явыз Авазйотар урлаган. Чаллы телевидениесеннән аның сурәтен дә күрсәткәннәр. Менә ул, балалар. (Презентация).

Тәрбияче: Балалар, ул туграны эзләргә чыгарга сез әзерме? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: Ничек табарбыз икән соң без аны, нинди тәкъдимнәрегез бар? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: Безгә туграны табарга тылсымлы фонарь-яктырткыч ярдәм итәр. Мин сезне бүген сәяхәткә чакырам, туграны табар өчен безгә бик күп утраулар аша үтәргә кирәк булачак. Саескан безгә бер хат та җибәргән. Укып карыйбызмы хатны? Бәлки ул безгә юл күрсәтер (балалар җавабы).

(Хатны ачалар, буш бит килеп чыга).
Тәрбияче: Балалар, монда бернәрсә дә юк. Нишлибез? (Балалар җавабы).
Тәрбияче: Әйдәгез тылсымлы яктырткыч белән карап карыйк әле!
(Фонарьны яктыртып рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен ачыклыйбыз).Рәсемдә нәрсә күрәсез? (Балалар җавабы).

Тәрбияче: Дөрес, балалар караватлар, димәк безгә кая эләгергә кирәк? (Балалар җавабы: йокы бүлмәсенә).
Тәрбияче: Утраудан утрауга без нәрсә белән күчеп йөрербез? (Балаларның җавабы: келәм-очкыч).

Тәрбияче: Келәм-очкычка утырыйкһәм тылсымлы сүзләрне әйтик:
«Келәм-очкыч! Киттек очып!».
«Тапкырлар» утравы
(Йокы бүлмәсендә ярма белән тутырылган контейнерлар тора, балалар контейнер эченнән хат табалар).

Тәрбияче: Әйдәгез хатны укып карыйк әле. Нәрсә язылган?
Хат: «Сорауларга җавап бирегез һәм юлыгызны дәвам итәрсез!»

Сораулар:
1. Без нәрсә белән сөйләшәбез? (Тел).
2. Без нәрсә ишетәбез һәм әйтәбез? (Авазлар).
3. Нинди авазлар була? (Сузык һәм тартык).
4. Сузык авазны ничек танырга була? (Җырлап, сузып, алар иҗек булдыралар).
5. Сузык авазларны нинди төс белән билгелибез? (Кызыл).
6. Тартык авазлар нинди була? (Яңгырау һәм саңгырау, каты һәм йомшак).
7.Тартык авазларны нинди төс белән билгелибез? (Зәңгәр).
8. Ә авазларны язуда нәрсә белән билгелибез? (Хәрефләрдә).
9. Балалар бакчасын тәмамлагач, балалар кая бара? (Мәктәпкә).

Тәрбияче: Әфәрин! Конверт эченнән тагын бер буш бит чыкты. Нишлибез, балалар?
Балалар: Әйдәгез тылсымлы фонарь аша карыйк. (Карыйлар, рәсемдә кояш рәсеме ясалган балалар шкафы).

Тәрбияче: Кая барабыз, балалар? (Балалар җавабы)
Әйдәгез, келәм-очкычыбызга утырыйк һәм тылсымлы сүзләрне кабатлыйк!
«Келәм-очкыч! Киттек очып!»

«Каршы сүзләр» утравы
(Тәрбияче балаларга капма-каршы мәгънәле сүзләр уйлап әйтергә тәкъдим итә, исемнәргә капма-каршы сүзләр уйлыйбыз (мәсәлән: ут-су, көн-төн һ.б.)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, тагын бер рәсем безнең кулда. Әйдәгез карыйк әле, анда нәрсә сурәтләнгән?
Балалар: Тылсымлы утлар.
Тәрбияче: Бу тылсымлы утларны кайда күргәнегез бар?
Балалар: Психолог бүлмәсендә.
Тәрбияче: Келәм-очкычыбызга утырыйк, тылсымлы сүзләрне әйтик: «Келәм-очкыч! Киттек очып!»
«Хәрефләр» утравы
(Психолог бүлмәсендә конверт табыла, анда «Ә”һәм „А”хәрефләре язылган карточкалар).
Тәрбияче: Балалар, мин хәзер сезгә сораулар бирәм, сезнең җаваплар шушы хәрефләрдән башланырга тиеш.
Мәсәлән:
Кызлар исеме-(Әминә, Айгөл);
Мәктәпкә баргач беренче китап-(Әлифба);
Иң якын кеше-(Әни яки әти);
Безнең балалар бакчабызның исеме-(Әкият);
Йорт кошы-(Әтәч);
Малайлар исеме-(Айдар);
Җиләк-җимеш-(Алма);
Бик матур кош-(Аккош);
Без аны ишетәбез, әйтәбез-(Аваз);
Йорт хайваны-(Ат).
Тәрбияче: Әфәрин! Тагын бер рәсем безнеке. Анда нәрсә ясалган, карыйк Балалар: Көзге.
Тәрбияче: Димәк, кая барабыз?
Балалар: Логопед бүлмәсенә.
Тәрбияче: Келәм-очкычыбызга утырыйк, тылсымлы сүзләрне әйтик: „Келәм-очкыч! Киттек очып!“

„Авазлар“ утравы
(Тәрбияче бияләй курчак исеменнән сөйләшә).
Авазчык (курчак): Исәнмесез, балалар! Мин нәни Авазчык, безнең утраудагы сүзләрдә авазлар югалып бетте. Зинһар, миңа аларны табарга булышыгыз!
(Балалар авазларны төзәтәләр һәм нинди сүздә кайсы аваз югалганын ачыклыйлар).
Р.Миңнуллинның „Югалган хәрефләр“ исемле шигыре буенча.

Мич почмагын сөзә-сөзә,
Авыртуга түзә-түзә,
Ак маңгаен бәрә-бәрә,
Үсә безнең бөдрә бәрә… (н).
Табыныгыз ай-яй-яй бай,
Катык та сөт, каймак та май-
Бөтенесе кунак сые!
Рәхмәт инде сиңа, сые… (р).
Әллә юри котыртмакчы,
Әллә инде куркытмакчы,
Булмаса да бер дә көче,
Өргән була безгә көче… (к).
Оя дер-дер килә,
Әллә инде дер-дер көлә?!
Ахры чак-чак куркып куя
Шул ояда батыр куя… (н).
Бу-бүре, дип уйламагыз,
Ә шулай да уйнамагыз,
Булмасам да үзем бүре,
Минем башта бүре бүре… (к).
Авазчык: Әфәрин, рәхмәт сезгә миңа булышканыгыз өчен. Авазларны табып биргәнегез өчен мин сезгә икенче рәсемне бирәм.

Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, Авазчык. Ә безгә сәяхәтне дәвам итәргә кирәк. Әйдәгез, рәсемне карыйк, анда нәрсә ясалган?
Балалар: Пианино.
Тәрбияче: Димәк, кая барабыз?
Балалар: Музыка залына
Тәрбияче: Келәм-очкычыбызга утырыйк, тылсымлы сүзләрне әйтик: „Келәм-очкыч! Киттек очып!“.

„Рифмалар“ утравы
Тәрбияче: Безнең алдыбызда „Рифмалар“ утравы. Безгә түбәндәге биремне үтәргә кирәк. Иҗекләрне укып, шул иҗекләрне кулланып рифмалы җөмләләр төзергә тырышып карыйк. (Презентация). Әгәр биремне үтәсәгез, юлны дәвам итә алырбыз.
„Әйтеп бетер“ уены.
На-на-әнә бара … (машина).
Ни-ни-аш пешерә… (әни).
Ти-ти-эштән кайта… (әти).
Ый-ый-укудан кайта … (абый).
Сә-сә-җил… (исә).
Га-га-су… (ага).
Ва-ва- яңгыр… (ява).
Лы-лы-урамда… (җылы).
Би-би-носки бәйли… (әби).
Әк-әк- болында үсә… (чәчәк).
Пи-пи-өстәлдә тәмле… (ипи).
Әй-әй-чәйнектә… (чәй).
Ар-ар-тышта ява. (кар).
Ю-ю-урамда зур… (аю).
Ке-ке-тавык эзли… (төлке).
Тәрбияче: Әфәрин! Булдырдыгыз балалар, тагын бер рәсем булды. Әйдәгез, рәсемдә нәрсә сурәтләнгәнен белик.
Балалар: Туп.
Тәрбияче: Димәк, кая юл тотабыз?
Балалар: Физкультура залына.
Тәрбияче: Келәм-очкычыбызга утырыйк, тылсымлы сүзләрне әйтик „Келәм-очкыч! Киттек очып!“

„Хәрәкәт“ утравы
„Туп белән уен“ (Тәрбияче балалар белән түгәрәккә утыра һәм уенның кагыйдәләрен аңлата. Тәрбияче нинди дә булса сүз әйтә һәм тупны бер балага бирә, бала шул сүз белән җөмлә төзи. Мәсәлән: тәрбияче „алма“ ди һәм тупны балага бирә. Бала тупны ала да җавап бирә: „Минем әни кызыл алма сатып алды“. Бала үзенең сүзен әйтә һәм тупны үзе янында утырган балага бирә. Туп шулай бер баладан икенчесенә күчә. Уен дәвам итә).
(Уен тәмамлангач физкультура залында Авазйотар пәйдә була).

Авазйотар: Аха-ха!!! Сез кемнәр? Мине ничек эзләп таптыгыз?
Балалар: Без „Әкият“ балалар бакчасына йөрүче балалар.
Тәрбияче: Балалар, Авазйотарга нишләгәнегезне, кайларда булганыгызны сөйләгез әле. (Балаларның җаваплары).
Тәрбияче: Балалар барлык биремнәрне дә үтәделәр. Ә син, Авазйотар, нәрсәдер оныттың ахрысы?
Авазйотар: Юк, мин бер нәрсә дә онытмадым. Сез акыллы, тапкыр, зирәк, тырыш, ярдәмчел балалар икәнсез! Шуның өчен, сезгә туграны бирмичә булмас инде. Менә ул! Алыгыз!
Балалар: Рәхмәт сиңа Авазйотар!
Тәрбияче: Без бүген нинди файдалы эш эшләдек?
Бүгенге сәяхәт турында сез кемнәргә сөйләрсез? Районыбызның туграсын табарга булышкан өчен, сезне медальләр белән дә бүләклисем килә. Әфәрин, балалар!

Гәрәева Гүзәл Раниф кызы, Казан шәһәре, 158нче балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев