Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Һәр баланы үзенең газиз әнкәсе тәрбияләп үстерсен иде

Әни статусын алган көннән башлап, безнең җилкәләргә зур йөк булып җаваплылык өстәлә.

Ноябрь ахырында иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көне билгеләп үтелә. Адәм баласына, аның ничә яшьтә булуына да карамстан, әни һәрвакыт кирәк һәм терәк. Ул беркайчан да ана назыннан туймый. Ә сабыйлар өчен әни аеруча да якын һәм кадерле. Балалар бакчасында хезмәт куючылар моны бигрәк тә яхшы аңлый. Күп очракларда бала балалар бакчасына йөри башлаган көннәрен, ягъни адаптация чорын гаять авыр кичерә. Бу нәрсә белән бәйле соң? Гади генә итеп әйткәндә, сабый якыннарыннан, гаиләсеннән, һәм иң мөһиме - иң кадерле кешесеннән аерылып чит коллективка килеп эләгә. Моңа бәйле рәвештә, ул үзен ничек тотарга белми, әнисен сагына. Чөнки, кабатлап әйтәбез: АНА - баласы өчен барысын дә эшләргә әзер торучы, аңа уңайлы шартлар тудырырга омтылучы, нарасыеннан берни дә жәлләмәүче изге зат. Бала аны идеаллаштыра, ихлас күңелдән ярата һәм әлеге ярату өчен якын кешесеннән берни дә таләп итми.

Бала бакчага килеп эләккәннән соң, бакча хезмәткәрләре аның күңелендә барлыкка килгән бушлыкны нәрсә белән булса да тутырырга, аны тулыландырырга тели. Сабый төрле уеннарга, шөгыльләргә, бию-җырларга һ.б. алданып, көненең узганын сизми дә кала. Көн ахырында ул кабаттан якын кешесе - әнисе белән очраша, кабаттан аның җылысын, назын тоя, кочагына чума. Димәк, көне буена тәрбиячеләр кечкенә балага онытылып торырга ярдәм итә, гади генә итеп әйткәндә, әнисен алыштыра. Юкка гына тәрбиячеләрне икенче әниләр дип атамыйлар шул...

Ни дисәң дә, әни әни инде ул... Әниләрне сайлап алмыйлар, ләкин әни кеше сабый бала өчен һәрвакыт авторитет, иң дәрәҗәле кеше. Кадерле әниләр! Әни статусын алган көннән башлап, сезнең җилкәләргә зур йөк булып җаваплылык өстәлә. Шул көннән башлап сез кеше гомере өчен җаваплылык тоеп яши башлыйсыз. Балаларыгызга карата эшләнгән һәр гамәл алар йөрәгенә салына бара, сабый күңелендә ана көннән-көн зуррак урын били. Һәр баланы үзенең газиз әнкәсе тәрбияләп үстерсен иде. Ә безгә - бакча хезмәткәрләренә исә көн саен әтиле-әниле балаларның шат йөзләрен күрү насыйп булсын!

Балтач районының "Катнаш төрдәге Норма" Тургай " балалар бакчасы физик культура буенча инструктор Закирова Гөлнара Рафис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев