Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Безнең яраткан әкиятчебез Абдулла Алиш

Чаллының 13 нче “Елмаю” балалар бакчасында Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга карата тематик атналык үтте.

Чаллының 13 нче “Елмаю” балалар бакчасында әхлакый-патриотик тәрбиягә зур урын бирелә. Бөек Ватан сугышында  әсирлектә җәзалап үтерелгән шагыйрь һәм язучы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулуга карата тематик атналык үтте.

Төркемнәрдә аның тормыш юлы белән таныштык, әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадык, рәсемнәр ясап күргәзмә оештырдык, әкият геройларын әвәләдек.

11нче мәктәпкә әзерлек татар төркеме балалары белән “Куян кызы” әкиятен сәхнәләштереп, нәниләргә һәм әти-әниләребезгә тәкъдим иттек. Бәйрәмебез дәртле биюләр һәм кызыклы уеннар белән үрелеп барды.

Әти-әниләр дә эшебезне хуплап, зәвыклы костюмнар әзерләүдә ярдәм иттеләр һәм бәйрәмдә Абдулла Алишның шигырьләрен укыдылар.

Сабыйлар күңелендә батырлар белән горурлану һәм үткәнебез белән кызыксыну уятуга ирештек дип уйлыйбыз.

13нче бакчаның ана теленә өйрәтүче тәрбиячесе Нуртдинова Гөлнур Фәхретдиновна һәм музыка җитәкчесе Тронина Вера Николаевна.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев