Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Без – нәни булышчылар!

Бакчабызның 4нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары территорияне җыештыруда катнаштылар.

Балаларга күмәк хезмәтнең әһәмиятен аңлату – балалар бакчасы тәрбиячеләренең максатларыннан берсе.

Шушы максаттан чыгып, безнең балалар бакчасында балалар белән төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе - 4 нче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән территорияне җыештыруда катнашу.

Балалар бу эшкә бик теләп алынды: һәркайсының эшләп карыйсы, үзеннән өлеш кертәсе килә. Бигрәк тә малайларыбыз өлгер! Алар бу эштән тәм һәм ямь табалар. Бергә эшләгәч, эшнең җиңелрәк булганын һәм тизрәк беткәнен аңлыйлар. Кирәк чакта бер-берсенә булышырга да онытмыйлар.

Җыештырып бетергәч, аларның йөзләрендә кәнагатьләнү хисләре чагыла. Чөнки үз эшләренең матур нәтиҗәсен күрәләр. «Бердәмлектә – көч» икәнен аңлыйлар. Мәктәптә укый башлагач та бу балаларда бердәмлек һәм дуслык хисләре сүрелмәс дип ышанабыз.

Чаллы шәһәре, 42нче "Алчәчәк"балалар бакчасы, Муратова Рәзилә Гависовна, Нуриева Әлфия Абузаровна, Халимова Ландыш Фаилевна.

Фото шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев