Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бердәмлектә көч!

Дуслык, бердәмлек турында башлангыч төшенчәләр гаиләдә һәм балалар бакчаларында бирелә.

Кулны кулга тотыштык та
Ясадык зур әйләнә.
Бергә булып, бердәм булып
Яшәсәк иде гел дә.
Балаларны олы тормыш юлына әзерләгәндә дуслык, бердәмлек турында башлангыч төшенчәләр гаиләдә һәм балалар бакчаларында бирелә. Без, Чаллы шәһәре 42нче “Алчәчәк” балалар  бакчасы тәрбиячеләре, балалар арасында берәмлек, дуслык тәрбияләүне иң мөһим мәсьәләләрнең берсе дип саныйбыз. Моны истә тотып, без үзебезнең уртанчы төркем балалары белән төрле чаралар үткәрәбез. Коллектив белән күмәк хәрәкәтле 
уеннар, төрле темаларга әңгәмәләр алып бару, бу юнәлештә тәрбия дә уңай нәтиҗә бирә. “Мин һәм минем төркем”, “Безнең бердәм эшләребез”, “Дуслык таулар күчерә”, “Бердәмлектә көч” дигән темаларга төрле, 
мавыктыргыч шөгыльләр үткәрәбез. Бердәмлек, дуслык турында мәкальләр туплыйбыз, аларның мәгънәләрен ачыклыйбыз.
Бала кече яшьтән үк бердәмлекнең файдасын, аның зур көчкә ия булуын, үзенең дә аерым шәхес булуына карамастан, бердәмлектә тоткан урынын белеп үсәргә тиеш. Бердәмлекнең көчен аңлап үскән бала, киләчәктә нинди генә коллективка килеп эләксә дә, үзен ялгыз тоймас дип ышанып калабыз!
Чаллы шәһәренең 42 нче “Алчәчәк” балалар бакчасы тәрбиячеләре Муратова Рәзилә, Нуриева Әлфия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев