Барам барам — очы юк
Кроссорд чишеп алыйк.
Сораулар:
Вертикаль: 1.Үзе аяксыз-кулсыз, сикерә дә төшә, сикерә дә төшә, 2.Башы тарак, койрыгы урак, 3.Башы тауда, аягы диңгездә, 4.Агач башы тукылдык, тукый-тукый тук булдык.
Горизонталь: 5.Ияре дә, дугасы да үзендә, 6.Бәләкәй генә бөкере, бөтен кырны бетерде, 7.Сөйләгәнеңне үзеңә кайтара, 8.Барам барам — очы юк, 9.Койрыгы озын, үзе кыска, мәчедән курка, 10.Җәй дә, кыш та бер төстә.
Хафизова Энҗе Хәмитовна, Әлки районы Базарлы Матак авылы, "Ромашка" балалар бакчасы.
Җаваплары:1.Яфрак, 2.Әтәч, 3.Елга, 4.Тукран, 5.Дөя, 6.Урак, 7.Кайтаваз, 8.Юл, 9.Тычкан, 10.Чыршы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев