Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Балаларга кроссворд

***

Сораулар:
Вертикаль: 1. Җәй буе акыл сата, кышын боз булып ката, 2. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың, 3. Озын эчәк, бер очы төенчек, 4. Әрекмәндәй зур колак, борыны җиргә тигән, килгән ул ерак илдән, 5. Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә.

Горизонталь: 6. Мыеклы да койрыклы, мендәр өстендә йоклый, 7. Бер йомгакта мең энә, сиңа тими, син тимә, 8. Бер пыяла эчендә — мең кеше, 9. Төнлә калка, көндез ята, 10. Иртә килә, кич кайта.

Нургалиева Гөлүсә Илшат кызы, Теләче районы Үзәк поселогы балалар бакчасы

Җаваплары: 1. Бака, 2. Мәктәп, 3. Елан, 4. Фил, 5. Помидор, 6. Мәче, 7. Керпе, 8. Телевизор, 9. Ай, 10. Кояш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев