Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

Бакчабызда «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды

Чаллының 31нче «Кызыл калфак» балалар бакчасында Ватанны саклаучылар бәйрәменә багышланган «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр тәрбияләү балалар бакчасының төп бурычларының берсе дип санала. Ул - якын кешеләргә, туган шәһәргә, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне үз эченә алган әхлакый тәрбия бирүнең бер бурычы.

Әлбәттә, мондый  хисләр бер эшчәнлектә генә була алмый, бу озын һәм авыр эш нәтиҗәсе. Бүген безнең бакчада - “Аҗаган” (“Зарница”) хәрби-спорт уены  узды. Илебезнең хәрби тарихы геройлар, чын патриотизм, кызыклы вакыйгалар белән тулы, гаҗәеп, уникаль шәхесләр белән сурәтләнгән. Болар барысы да балаларга гражданлык һәм патриотик тәрбия бирүнең югары максатларын гамәлгә ашыру өчен бай материал бирә.

«Аҗаган»  хәрби-спорт уены Ватанны саклаучылар проекты өстендә эшләүнең бер формасы булып тора. Безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе территориясендә уен штабы җиһазландырылды. Җирлектә тиешле билгеләр ясалып куелды. Маршрут этапларында төрле  тану билгеләре куелды. Тиешле җиһазлар әзерләнде, маршрут узуның һәр пунктында тәрбиячеләр торды. Ярышлар бик күңелле үтте! Балаларның барысы да үзләренең җитезлеген, үткерлеген, дустанә ярдәмен күрсәттеләр. Нәтиҗәдә дуслык җиңде!

Сулейманова Э.С., Якушева Г.М.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев