58нче “Тирәккәй” балалар бакчасында “Чәкчәк бәйрәме” үтте
“Чәкчәк бәйрәме” нәниләр күңелендә озак сакланыр дип өметләнеп калалар бакчадагы апалары.
Бүгенге көн кадагында торган актуаль сорауларның берсе: туган илебезгә, халкыбызның гореф-гадәтләренә, туган телебезгә мәктәпкәчә яшьтән үк уңай караш, хәтта, әйтергә кирәк, мәхәббәт тәрбияләү.
Р.Фәхретдин сүзләре белән әйтсәк “Бала чакта алган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас!”.
Чаллы шәһәренең 58 нче “Тирәккәй”балалар бакчасының татар төркемнәре тәрбиячеләре бу турыда бик яхшы белә. Алар, төп тәрбия ысулларының берсе итеп, халык педагогикасы җәүһәрләренә, татар халкының элек-электән килгән гореф-гадәтләренә таяналар. Бакча тормышында үткәрелеп килүче “Карга боткасы”, “Каз өмәсе”, “Сөмбелә”, “Нәүрүз” кебек таныш йола-бәйрәмнәр белән беррәттән, бик үк таныш булмаган “Орчык бәйрәме”, “Кәләпүш көне” бәйрәмнәре дә үткәрелә. Иң соңгыларының берсе “Чәкчәк бәйрәме” нәниләр күңелендә озак сакланыр дип өметләнеп калалар бакчадагы апалары.
“Чәкчәк бәйрәме” – берьяктан йола бәйрәме белән таныштыру булса, икенче яктан балаларның ана теле шөгылләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү, тел байлыгын арттыру да.
Балалар Ш.Галиевнең “Кунаклар”, “Чәкчәк” шигырьләрен оста итеп яттан сөйләделәр,
җырлар җырладылар, әниләр, әбиләр белән “Елмаю бүләк итәм”, “Чәкчәкле чәй”,
“Ярдәмчем” кебек шаян уеннар уйнадылар.
фото: https://intertat.tatar
Бәйрәмнең төп бизәге чәкчәк турында да күп мәгълүмат алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев