Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәрбияче почмагы

«Алтын көз - матур көз»

Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Чаллының 46 нчы «Каен җиләге» балалар бакчасында балалар, тәрбиячеләр белән берлектә «Алтын көз - матур көз» дип исемләнгән чара узды.

Ни   арада  җәй  үтте,

Алтын  көз  килеп  җитте.

Шатлык  тулы  бу  бәйрәмне

Балалар  күптән  көтте.

Табигать һәрвакыт үзгәреп тора. Ел фасыллары алмашынган саен табигать тә яңа киемнәрен кия. Менә без бүген үзебезнең 46 нчы «Каен җиләге» балалар бакчасында балалар, тәрбиячеләр  белән берлектә,  бик матур табигать кочагында  «Алтын көз - матур көз» дип исемләнгән чара уздырдык. Чарада барлык яшьтәге балаларда бик теләп катнаштылар.  Әти-әниләр дә читтә калмадылар. Чарага кунак булып урман җәнлекләре килде. Аю дус үзенең дусты төлкене дә алып килгән. Бергәләшеп уйнадык, җырладык, биедек. Урман җәнлекләре балаларга  хәтта биремнәр дә алып килгәннәр.

- Мәктәпкә әзерлек төркем балаларына агач яфракларыннан җиргә пейзаж ясарга кушылды.

- Зурлар һәм уртанчылар төркемкенә акбур белән асфалтькә яфрак рәсеме ясарга кушылды.

- Ә инде иң кечкенә нәниләргә таякчыклар, ташлар ярдәмендә бармаклар ясарга  кушылды.

Балалар, бик теләп, үзләренең тәрбияче апалары белән биремнәрне үтәп чыктылар.

Бәйрәм бик күңелле узды.

Чаллы шәһәре, 46 нчы «Каен җиләге» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Гөлназ Хафизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев