Язу карасы белән тулы күл
Табигать

Язу карасы белән тулы күл

Алжирдагы Сиди-бель-Аббес шәһәре янында шак­каткыч күл бар — ул язу карасы белән тулган.

Бу хик­мәтнең сере бик гади генә икән: күлгә агып килгән ике инешнең берсендә тимер тозлары эремәсе күп, ә икенчесе торфлы сазлыктан агып чыга — аның суында органик кушылмалар күп.

Ике инешнең суы бергә кушылудан чын кара бар­лыкка килә. Монда балык та, бернинди үсемлек тә юк - суы агулы. Яныңда гына кара күле булу бер дә начар түгел, әлбәттә — кибеткә барып йөрисе юк, бушка килгән хәзинәне теләсәң күпме файдалан!

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев