Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Яшеннең шырпысы бармы?

Яшеннең кайда икәнлеген ничек белергә? Яшен вакытында нишләргә? Шул хакта сөйләшәбез.

Болытларда яшен яшьни –

Сызылып уты кала.

Кибетләр бит җирдә генә,

Шырпысын каян ала?

Ринат Мәннан

 

Яшен – күк йөзендә ялт-йолт итеп үтә торган гаять зур электр чаткысы. Ул, гадәттә, яшенле яңгыр вакытында күзәтелә.

Сызыклы яшен берничә тармаклы ут чаткыларыннан тора. Формасы белән агач ботакларын хәтерләтә.

Шарсыман яшен – шар формасындагы яшен. Ул бик сирәк күзәтелә. Яктылыгы электр лампочкасы яктылыгы кадәр.

Яшен ничек барлыкка килә?

Күктә болытлар куерганнан-куера һәм кара-кучкыл яшенле яңгыр болыты барлыкка килә. Ә анда һәрвакыт боз кристаллары һәм су тамчылары була. Алар вакланалар, бер-берсенә ышкылалар. Шуның нәтиҗәсендә көчле электр энергиясе барлыкка килә һәм ул яшен булып атыла.

Сүз эчендә энҗе бар!

• Яшен суккандай булу – кинәт кенә аптырап калу.

• Яшен тизлеге белән – бик тиз.

• Яшен утыдай, яшен ташыдай – бик җитез рәвештә, җәһәт кенә.

Шундый хәлләр бар

Яшен – бик куркыныч табигать күренеше. Ел саен яшен еш була торган илләрдә меңәрләгән кеше үлә. Мәсәлән, Америкада яшен суккан 2000 кешенең 500 е һәлак була.

Яшен вакытында нишләргә?

Яшен вакытында өйдә утырсаң яхшырак. Әгәр син болында, йә булмаса урманда калгансың икән, ялгыз, биек агач төбенә ышыкланырга ярамый. Шулай ук, яшен яшенләгәндә, өй яисә кесә телефоныннан сөйләшергә, телевизор карарга, компьютерны, планшетны кабызырга ярамый. Тәрәзә яныннан да читкә китәргә, яшен беткәнен көтәргә кирәк.

Яшен үткәргеч ничек саклый?

Авылларда да, шәһәрләрдә дә яшен үткәргечләр куела. Алар җиргә күмелгән электр чыбыклары яки биек баганалар булырга мөмкин. Яшен аңа суга да җир астына төшеп китә һәм юк була.

Яшеннең кайда икәнлеген ничек белергә?

Моны эшләү бик җиңел. Яшенне күрүгә, әкрен генә саный башла: «Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез, тугыз, ун...» Кайсы санны әйткәндә күк күкрәгән тавышны ишетсәң, димәк, яшен синнән шулкадәр километр ераклыкта урнашкан дигән сүз. Әгәр күк күкрәү яшен яктысы белән бер вакытта ишетелсә, сак бул: яшеннең үзәге сиңа бик якын урнашкан!

Яшен кайларда яшенли?

Яшен Җир шарында һәр секунд саен 117 мәртәбә яшенли. Шуларның яртысы – океан өстендә, калган яртысы коры җирдә була. Яшеннәр Венера, Юпитер, Сатурн, Уран планеталарында да күзәтелә.


Ленар Шәехнең «Табигать күренешләре энциклопедиясе»ннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев