Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Урман докторы

Ул агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый.

Тукраннарның 380ләп төре бар. Аларның гәүдәләре зур түгел. Әйтик, зур чуар тукранның авырлыгы 100 грамм, гәүдә озынлыгы якынча 23–26 сантиметр.

Тукран — бик файдалы кош. Ул агачтагы корткыч бөҗәкләрне юк итә, агачның гомерен саклый. Шуңа күрә аны урман докторы дип йөртәләр. Әлеге кош, каты койрыгы белән агач кәүсәсенә терәлеп, аңа көчле тырнаклары белән ябыша. Аннары, томшыгы белән агачны тук-тук чукып, бөҗәкне эзләп таба һәм теле белән эләктереп ала да ашый. Шулай итеп үзе дә туклана, урманга да файда китерә.

Безнең урманнарда тукранның берничә төре яши: кара тукран; яшел тукран; өч бармаклы тукран; зур, кечкенә һәм уртача зурлыктагы чуар тукран. Зур чуар тукран башкаларына караганда ешрак очрый.

Тукраннар барысы да агач куышында оялый.

Тукраннар бер-берләрен томшыклары белән агачка бәргән тавышларыннан (тукылдауларыннан) таныйлар. Шуңа күрә тукран үзенең күршесен беркайчан да бутамый, ә чакырылмаган кунакның тукылдаган тавышына шунда ук колагын торгыза.

Урман докторы

Тукран һәр агачны

Тук-тук-тук сугып карый,

Көчле һәм очлы борыны

Шундый зур эшкә ярый.

Агач кимергән кортларны

Эзләп, чукып бетерә.

Урман докторы булып, ул 

Бик күп файда китерә.

Мәрзия Фэйзуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев