Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Тәрәз саен яран гөл үсә...

Яран татарның үзе сыман чисталык ярата. Яфраклары тузанга батса, «ачулана» - агу тарата башлый.

Яран бик гади тәрбия сорый: кышын кар суы, җәен катырып җебетелгән су сибәсең, яфраклары саргая башласа, марганцовка «мунчасы» кертәсең. Ул татарның үзе сыман чисталык ярата. Яфраклары тузанга батса, «ачулана» - агу тарата башлый.

Хәзер өйләр җылы һәм коры, шуның өчен мин тәрәзә төпләренә бозлы шешәләр куям, алар дым һәм салкынлык бирә.

Кайберәүләргә гөл бирсәң, «кул китә». «Кул китмәсен» өчен алмашка нәрсә дә булса алырга кирәк. Ак төстәге тимер акчалар да ярый.

Аннан гөлләр­не теләсә ничек ташларга, алып кайткан гөлеңне утыртмыйча үтерергә ярамый. «Кыңгырау чәчәкле гөлләр 26 төргә җитте, - дип сөйләде бер танышым. - Гел чүлмәк юып, балчык алмаштырып тәмам туйгач, күбесен чыгарып аттым. Күп тә үтми, авырып киттем һәм ике ай сырхауханәдә яттым, иң яхшысы - таныш-белешләргә өләшү икән».

Гөлләрнең үсеп китүенә аны кемнән алуның да тәэсире бар. Әгәр ул кеше белән «җеннәрегез килешмәсә», гөл тернәкләнми.

Сатып алынган гөлләр дә күпчелек очракта китми,  чөнки алар махсус шартларда үстерелә һәм өйдәге мохиткә ияләшә алмый.

Мин ясмин гөлен, үземнең йокы бүлмәсендә үстерәм. Ул чәчәк атканда хатын-кызның иммун системасына уңай йогынты ясый, ниндидер күтәренке  халәт тудыра.

Бегония гаять үзенчәлекле гөл, аны урыныннан кузгатуда зыянлы. Бервакыт танышым: «Син аларның яфракларын сындырып ал, шул урыннан ботаклар чыгарып, шау чәчәккә күмелер», - диде. Чыннан да,  шулай булды.

Яфракларын ташларга жәлләп, туфракка күмеп куйган идем, берничәсеннән яңа үсентеләр тишелеп чыкты һәм шаулап үсеп тә китте.

Соңгы сүз: явыз, саран кешеләр кулыннан гөлләр үсми, чөнки гөлләр кешенең күңел байлыгын, рухи халәтен чагылдыручы бер көзге.

Әминә Мөхәммәтҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев