Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

«Торыйк-торыйк, сезнең белән дуслар булыйк!»

Торналар башка кошлардан аермалы буларак, агачка кунмый.

Торна — озын аяклы һәм озын муенлы, матур гәүдәле, нәфис хәрәкәтле күчмә кош.

Ул эре кошлардан санала: биеклеге 90–155 сантиметр, авырлыгы 2–11 килограмм, канатларының колачы 150–240 сантиметр. Башы кечкенә, томшыгы туры һәм очлы. Аның тавышы сагышлы да, шул ук вакытта тантаналы һәм аһәңле дә.

Бу кош мүк, мүк җиләге яисә тәбәнәк чыршы белән капланган урман сазлыгында яши. Безнең якларга кайткач, оя ясамый, иске оясын эзләп табып, шунда урнаша. Елга 2–3 бала чыгара һәм аларны ояда бик озак ашата.

Ул үсемлек орлыклары, җиләк, балыклар белән туклана.

Торна — бик сак кош. Гадәттә картрак торна сакта тора һәм кеше килүен ерактан ук күреп ала. Шунда ук кычкырып хәбәр дә бирә. Шулай да бу кошларның язгы уеннарын ерактан гына булса да күрергә мөмкин.

Бу кызык.

Торналар башка кошлардан аермалы буларак, агачка кунмый.

Торналар килде (Гамил Афзал)
Кар сулары аккан чакта,
Тезелешеп, җылы яктан
Торналар кайтты безгә,
Канатлар какты безгә.
Кычкырдылар: «Торыйк-торыйк,
Сезнең белән дуслар булыйк,
Көзгә чаклы бергә торыйк!
Торыйк-торыйк, торыйк-торыйк!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев