Реклама
Хәтта үлем очраклары да билгеле.
Җәйге чорда табигатькә һәм бакчага барганда бик куркыныч үсемлек - балтырган турында онытырга ярамый, ул Россия территориясе буйлап киң таралган. Балтырганга пешү бик куркыныч, бу - агулы үсемлек. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балтырганның үтә күренмәле согында фуранокумариннар группасыннан яктылыкка сизүчән матдәләр бар. Тирегә эләккәч, алар кояш нурлары тәэсирендә пешү китереп чыгара.
Өстәвенә, эш кызару белән генә чикләнми: бик җитди травмалар - әлеге үсемлекләрнең согы белән бәйле рәвештә III дәрәҗә тән пешүләре теркәлгән. Хәтта үлем очраклары да билгеле, бу күбесенчә тәне киң зарарланган кечкенә балаларда очраган, диелә бу хәбәрдә.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/02/189095/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз