Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Серләргә бай Мисыр

Мисыр пирамидаларында бик күп серләр яшеренгән һәм төрле мәгълүматлар тупланган.

Мисыр (Египет) — берьюлы ике континентта урнашкан ил. Ул шулай ук Нил елгасы, таулы чүлләр, пирамидалар һәм фиргавеннәре белән безгә таныш. Дөньяда пирамидалы корылмалар күп, ләкин аларның берсе дә Мисыр пирамидалары кебек популяр түгел.

Мисыр пирамидалары бүгенге көндә дә бөтен дөньядан туристларны җәлеп итә торган иң борынгы корылмалардан санала. Аларның зурлыгы, уникаль формасы һәм серле истәлекләре тарихчылар өчен генә түгел, туристлар өчен дә кызыклы. Пирамидаларда бик күп серләр яшеренгән һәм төрле мәгълүматлар тупланган.

Хеопс пирамидасы

Алар Борынгы Мисырның иң бөек архитектур истәлекләре. Барлыгы Мисырда 118 пирамида табылган. Барлык пирамидалар арасында үзенең зурлыгы ягыннан Хеопс фиргавен пирамидасы аерылып тора. Ул безнең эрага кадәр 2800 ел тирәсендә төзелгән. Һәм бик күп еллар дәвамында дөньяда иң биек корылма булган (1889 елда Парижда өч йөз метрлы Эйфель манарасы барлыкка килгәнче). Аның бүгенге биеклеге — 139 метр (146,6 м итеп төзелгән). Ул һәрберсе 2,5 тонна чамасы авырлыктагы 2 300 000 таштан тора.

Хеопс үзенең пирамидасын Египетның борынгы баш шәһәре Мемфистан 20 километр ераклыкка илтеп салган. Пирамиданы тирәли әйләнеп чыгар өчен чама белән бер километр йөрергә кирәк.

Синең кайчан да булса пирамидаларның эчке яктан нинди булуы турында уйланганың бармы? Хәер, һәр пирамиданың эчке өлеше индивидуаль һәм аны төзеткән фиргавен мәнфәгатьләрен исәпкә алып эшләнгән. Фиргавеннәр өчен төзелгән пирамидаларның күбесендә берничә бүлмә һәм керү урыны бар. Аларның ишекләре таштан һәм хәтта алтыннан эшләнгән икән! Бу бүлмәләрне бизәү өчен төрле иероглифлар һәм патша тормышын сурәтләгән рәсемнәр кулланылган. 

Сфинкс тарихы

Гиза сфинксы — кеше ясаган иң борынгы зур һәм серле сыннарның берсе. Аның ничек барлыкка килүе турында бәхәсләр әле дә бара. Һәр цивилизациянең үз символлары бар. Алар халыкның мәдәнияте һәм тарихының аерылгысыз өлеше булып санала. Борынгы Мисыр сфинксы илнең көче һәм бөеклеге турында сөйли. 

Белгечләр Мисыр Сфинксының традицион сфинкска охшамагынын раслый. Классик грек мифологиясендә сфинкс арыслан гәүдәсе, хатын-кыз башы һәм кош канатлары булган җан иясе буларак тасвирланган. Гизада чынлыкта андросфинкс скульптурасы кулланылган, чөнки аның канатлары юк.

Мисыр Сфинксы җир шарының теләсә кайсы почмагында яшәүчеләргә билгеле. Сынның озынлыгы 73, ә биеклеге 20 метр. Ул Нилның көнбатыш ярындагы Гиза платосында урнашкан һәм киң тирән чокыр белән әйләндереп алынган. Сынны берничә тапкыр ком күмеп киткән. Һәм шунлыктан аны реставрацияләгәннәр. Сын 1925 елда тулысынча комнан чистартылган. Бүгенге көндә Сфинкс соры ком төсендә булса да, кайчандыр ул тулысынча буяу белән капланган булган. Кызыл буяу калдыкларын әле дә статуяның йөзендә табарга мөмкин, ә Сфинксның тәнендә зәңгәр һәм сары буяу эзләре бар.

Дөя — транспорт

Мисыр халкы өчен дөянең транспорт булып кулланылуы билгеле. Әле моңа өстәп дөяләр су табарга да ярдәм итәләр икән. Мисыр үзенең чүлләре белән дан тота, ә дөяләр су чыганаклары эзләүчеләр. Чөнки су — монда чын дефицит. Дөя сусыз якынча 15 көн тора ала. Әгәр дә дөя сусаган вакытта чүлдә егылса, бу урында су «яшеренгән» дигән сүз. Борынгы заманнарда мондый урыннарны казып, су коелары чыгара торган булганнар. 

Дөяләрнең күрү сәләте бик яхшы: алар бер километр аралыктагы кешене, 3-5 километр ераклыкта хәрәкәт итүче машинаны күрә ала. Шулай ук алар дымны һәм 40-60 километр ераклыкта йөрүче көтүлекне сизә алалар. Күктә яшенле болытларны күреп, яңгырлар яуган урынга барып җитәргә дә мөмкиннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев