Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Һәр кош-кортның үз холкы бар

Баксаң, җәнлек-кошларның да, нәкъ кешеләр кебек, үз холык-фигыле бар икән бит. Берәүләре усаллыклары, хәйләкәрлекләре белән аерылып торса, икенчеләре ягымлы, йомшак булулары белән үзләренә җәлеп итә.

Сәер холыклы ысылдавык

Ысылдавык (вертишейка) кеше күзеннән читтәрәк йөрергә ярата, ачык урыннарны «җене» сөйми. Бу кошның сәер якларын дошманнары да күптән белеп бетергән инде.  Куркыныч килүен сизсә, ул, тавис кошы сыман, койрыгындагы каурыйларын җәя, канатларын салындыра, муенын, күзләрен әйләндерә башлый. Каршысында шушындый сәер җан иясен күргәч, кайсы ерткыч аңа ташланырга җөрьәт итәр икән!

Кырыс холыклы божан

Божанның (шершень) кырыс холкы турында күпләрегезнең ишеткәне бардыр. Әйе, тешләшергә ярата бу бөҗәк. Баксаң, божан агуында ацетилхолин дигән матдә күп. Нәкъ менә шушы матдә тире ялкынсынуы, шеш барлыкка килүгә сәбәп була да инде. Шулай да ачуланырга ашыкмагыз әле үзен. Зыянына караганда, файдасы күбрәк божанның. Кешеләргә талпан, телә, чебен, саранча белән көрәшергә ярдәм итә ул.

Җырчы карабүрек

Карабүрекләрне (снегирь) белмәүчеләр бармы икән арагызда?! Шәһәр-авылларга алар, гадәттә, кыш көне, урманда ризык беткәч килә. Игътибар иткәнегез бармы: кышкы салкыннарда алар тагын да зуррак булып күренә. Эш шунда: кошлар мамык-каурыйларын тәннәрендәге җылыны саклау өчен кабарталар. Карабүрекнең җырчы кош булуы турында башыгызга китереп тә карамагансыздыр әле. Җырлаганда сызгыру, бызылдау, шыгырдауга охшаган авазлар чыгара ул. Күпләр бу моңнарны шыгырдый торган таган тавышына охшата.

Менә шундый гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч ул хайваннар дөньясы. Бу матурлыкны күрә белергә генә кирәк!

Айгөл ГӘРӘЕВА, Түбән Кама.

Марат Кучкаев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев