Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Ни өчен кишер, чөгендер кырауга бирешми?

КЫРАУ — җир өстендә барлыкка килгән туңган су тамчылары.

Кишер, чөгендер, торма, шалкан кебек яшелчәләр кырауга бирешми, чөнки аларның үзәге җир астында урнашкан. Ә кырау, гадәттә, җирнең өстенә генә төшә. Хәтта соң җитешә торган кәбестәне дә кырау суга алмый. Ул кат-кат тунлы, шуңа күрә ул өшеми. Туңса да, аның туңы кире кайта.
Кырау
Кичә генә бакчабыз

Шау чәчәк иле иде.

Иртән уянып баксам,

Каралган барча гөле.
— Кырау суккан, — ди әни, —

Хараплар булган инде!

Ул тәртипсез кырауга

Яман ачуым килде!
Бакчаны ямьләп торган

Гөлләрем бик кызганыч.

Кырауның гүзәллекне

Аңламавы аяныч.
Резеда Шәрипова


Кырау ничек барлыкка килә?
Көз ахырында төшкән чык тамчылары үтә күренмәле түгел, ә ак төстә була. Чөнки төнлә яки иртәнгә таба һава температурасы 0° С тан түбәнгә төшә.

Ә су тамчылары туңалар һәм бозга әйләнәләр.
Димәк, кырау — чык тамчыларының туңу галәмәте.
Зыяны
Бер карасаң, кырауның артык зыяны юк кебек. Әмма ул җиләк-җимеш, яшелчәләргә зыян салырга мөмкин. Шунлыктан бакчачыларга үсентеләрне иртә язда бик нык сакларга; көзен кабак, помидор кебек яшелчәләрне вакытында җыеп алырга киңәш ителә. Югыйсә аларны кырау сугачак.
Сүз эчендә энҗе бар!
•   Кырау алу (кырау сугу) — кыраудан зарарлану, һәлак булу
•  Кырау төшү
•   Кырау төшү — чәчкә чал төшү
«Җил каян килә китабыннан?» китабыннан. Татарстан китап нәшрияты. 2008 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X