Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кызылтүшләр чут-чут сайрый...

Кызылтүш — бик матур итеп сайрый торган кош. Аның чут-чут килеп яңгыратып сайравын урман аланында да, шәһәр паркында да, бакчада да ишетергә мөмкин.

Язын кызылтүшләр ояларын парлашып ясыйлар. Бу чорда алар сугыш чукмарларына әйләнәләр: үз тирәләреннән башка кызылтүшләрне куып җибәрәләр. Ояларын, кәрзингә охшатып, мүктән, нәзек чыбыклардан, үләннәрдән бик пөхтә итеп ясыйлар. Кызылтүшләрнең агачка яки куакка тырышып яшерелгән ояларын тәҗрибәле күз генә аера ала.

Кызылтүшләрнең балалары күп ашыйлар һәм бертук­таусыз ашарга сорап торалар. Шуңа күрә, бик күп азык та­барга кирәк булганлыктан, аларга җәй көне мәшәкать арта. Тырыш кызылтүшләр җәй буе урманнарны, бакчаларны корт­кыч бөҗәкләрдән чистарталар.

Җәй ахырларында, балалары үсеп җиткәч, кызылтүшләр көтү-көтү булып көньякка очып китәләр.

Игътибар!

Кызылтүш, оясына кемнең дә булса кагылганын белсә, аны шунда ук ташлап китә.

 

 

Кызылтүшләр

Ленар Шәех

Кызылтүшләр чут-чут сайрый,

Яңгыратып урманны.

Шунда берсе күреп алды

Минем карап торганны.

«Без китәбез!» — дип

Юаналармы әллә?

Кызылтүшләр очып китте -

Оялалармы әллә?..

Белеп торам: оялдылар,

Хәтта мин дә оялдым.

Кызыл түшләренә карап,

Моңаеп карап калдым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев