Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кош балаларын ашатырга ярамый!

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты оядан төшкән кош балаларына кагылмаска куша.

 

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты оядан төшкән кош балаларына кагылмаска куша. Алар кеше кайгыртуына мохтаҗ түгел, кечкенәләрне күпмедер вакыт ата-аналары ашата.

Үсеп килүче кошчыклар очарга өйрәнә башлыйлар. Алар югалып калырга һәм озак вакыт җирдә хәрәкәтсез ятарга мөмкин. Ләкин аларга кеше ярдәме кирәк түгел.

Җәрәхәтләнгән очракта гына кошлар ярдәмгә мохтаҗ. Кош баласының канаты сынган яки канаган булырга мөмкин. Еш кына яхшы ниятләр кошчыкларның канатлары сынуга, томшыклары зарарлануга һәм башка җәрәхәтләргә китерергә мөмкин, шуның аркасында кош табигый мохиткә кайта алмый.

Әгәр дә юлда яки тротуарда яткан кош баласын күрсәгез, аны сак кына куркынычсыз урынга, куакларга яки газонга таба юнәлтеп җибәрергә кирәк. Кошчыкларны ашатырга кирәкми!

https://ojm.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев