Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кешенең иң якын туганнары

Гориллалар — иң зур маймыллар, алар кешенең иң якын туганнары булып санала.

Кешеләр кебек үк 

Гориллалар — иң зур маймыллар, алар кешенең иң якын туганнары булып санала. Алар гоминидларга карый.

Гориллаларның ис сизү, күрү һәм тоемлау сәләтләре дә кешенеке кебек.  Гориллалар да аралашу һәм хисләр җиткерү өчен төрле тавышлар чыгара һәм ишарәләр ясый ала. Бу маймылларны өйрәнгән галимнәр аларның 16 төрле тавыш чыгара алганын ачыклаган. Әмма, кешеләрдән аермалы буларак, гориллалар – вегетарианнар. Алар ит белән тукланмый, ә бары тик төрле үсемлекләрне генә үз итә. 

Сильвербэк атлы ата 

Гориллаларның барлыгы дүрт төре бар: көнчыгыш һәм көнбатыш гориллалар, тау гориллалары һәм Түбән гориллалар. Көнчыгыш гориллаларның саны бик аз һәм шуңа күрә аларга юкка чыгу куркынычы яный. Көнбатыш гориллалар да шундый ук категориягә керә. Ләкин аларның саны, көнчыгыш гориллалар белән чагыштырганда, берничә тапкыр күбрәк.

Гориллалар, гадәттә, кечкенә төркемнәрдә яши һәм аларны «сильвербэк» кушаматлы горилла җитәкли. Төркемнең калган әгъзалары — ана һәм яшь гориллалар. Ир-ат горилланың роле — үз төркемен башка гориллалар яки леопард кебек ерткычлардан саклау. 

Мәрхәмәтле горилла (булган хәл)

Кыяфәтенә карап... 

Гориллаларның куллары һәм аяклары бик озын, беренче карашка алар рәхимсез булып күренәләр. Аларның куллары аякларыннан озынрак, шунлыктан алар кулларын дүрт аяклап йөрү өчен кулланалар. Аларның тәне, нигездә, көрән төстәге озын йон белән капланган. Әмма төрле төбәкләрдә яшәгән гориллаларның йоны төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, тауда яшәүче гориллалар кара-көрән, ә көнбатыш гориллалар соры яисә ак була. 

Нәрсә белән туклана?

Гориллалар, күбесенчә, үсемлекләр белән туклана. Аларның рационына үсемлекләрнең барлык төрләре дә керә: яфраклар, җиләк-җимешләр, орлыклар, сабаклар һәм бамбук.

Горилла азыгының кечкенә өлешен кортлар һәм термитлар тәшкил итә. Кайбер гориллалар бөҗәкләр, аеруча кырмыскалар белән туклана. Гориллалар бер көн эчендә 25-30 килограмм ризык ашый ала. Чөнки аларның ашказаны һәм корсагы зур. 

Иң озыны һәм иң карты

Гориллалар кешеләрнең якын туганнары булып саналса да, аларның гомер озынлыгы күпкә кыскарак. Гадәттә, гориллалар 35-40 ел яши.

Иң озак яшәгән горилла зоопаркта 55 яшенә җиткән. Ир-ат горилланың уртача буе 175-180 сантиметр, авырлыгы уртача 150 килограммга кадәр җитә. Иң мөһиме, бу хайван кешедән 6-7 тапкыр көчлерәк һәм авырлыгын 800 килограммга кадәр арттыра ала икән.

Горилла — хәзерге вакытта иң зур примат. Табигатьтә аның ике генә дошманы бар, алар — леопард һәм крокодил. Һәм алары да ата горилла белән очрашканда, аның белән сугышырга батырчылык итмиләр. 

Кайда яши? 

Гориллалар ботаклардан һәм яфраклардан оялар төзиләр, әзер ояның уртача диаметры 0,6 метрдан 1,5 метрга кадәр. Башка маймыллардан аермалы буларак, гориллалар ояларын агачларда түгел, ә җирдә төзергә яраталар. Яшь горилла оясын 3 яше тулгач кына төзи башлый, ә аңа кадәр ул әнисе белән яши. 

Герой Бинт

Тарихта гориллаларның кешене коткару очраклары билгеле. Шуларның берсе 1996 елда Чикаго зоопаркында була. 3 яшьлек малай гориллалар янына вольерга егылып төшә һәм аңын югалта. Бинт исемле ана горилла баланы кулларына алып, кешеләр алып китә ала торган урынга алып килеп куя. Шул рәвешле малайга маймылларның зыяны тими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев