Реклама
Кыш җиттеме кошлар өчен Без ашханә ачабыз. Һәм кошларга эндәшәбез: – Рәхим итеп ашагыз!
Минзәлә шәһәренең 5нче «Таңкай» балалар бакчасында «Кечкенә экологлар барысын да белә» проекты эшли. Проект кысаларында «Кошлар ашханәсе» дигән күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр ярдәме белән күп кенә җимлекләр ясалды. Минзәлә шәһәренең «Урман» чишмәсе янындагы агачларга һәм үзебезнең бакчадагы метео-мәйданчыкка әти-әниләребез, балалар белән элдек. Төрле-төрле ярмалар белән кошларыбызны сыйлыбыз. Ә без, балалар белән нинди кошлар килгәнен, аеруча нинди азык яратуларын күзәтеп барабыз.
Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү – саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.
Кыш җиттеме кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
– Рәхим итеп ашагыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз