Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Июнь ае сынамышлары

Сынап кара әле.

  • 19 июньнән соң чүп үләннәре үсеше акрыная.
  • 20 июнь көнне эссе булса, арыш уңар.
  • 21 июньдә күк күкрәсә – яңгыр тузанны гына басар. Күк күкрәп, яшен яшьнәсә – көчле яңгырга.
  • 22 июнь – иң озын көн, иң кыска төн. Бу көнне печәнгә төшкәннәр. Җир җиләге пешә башлый.
  • 25 июнь – черки һәм озынборыннар багана булып өскә күтәрелсә, иртәгесен коры көн булыр.
  • 28 июнь – иртәдән кыздырса, кичкә яшенле яңгыр булачак.
  • 29 июнь көнне яңгыр яуса, аның тамчысына карагыз. Әгәр эре икән, ул иртәгә яумый, вак, пыскып торса, бер-ике көн дәвам итә.
  • 30 июнь көн аяз булса, җылы көз килә. Яңгыр яуса, көз дә яңгырлы була.
  • 8 июльдә яңгыр явып үтсә, умартачылар өчен уңышлы ел: бал уңа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев