Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Экодөнья. Башла гына!

Ә син эко-тормыш рәвеше турында беләсеңме? Әллә Җир-анабыз турында сүздә генә кайгыртучанлык күрсәтәсеңме? Авыр дип уйлыйсың?

Һич авыр түгел, диләр экологик хәрәкәттә катнашучылар. Бары тик теләк кенә кирәк! Менә, мәсәлән, калдыкларны аерым җыя башлау өчен:

– махсус җайланмалар кирәкми,

– махсус белемнәр кирәкми,

– махсус кешеләр кирәкми!

Беа Джонсон турында ишеткәнегез бармы сезнең? Ел буена җыелган чүпне бер литрлы банкага сыйдыра алучы кеше ул. Ә бит ул да экологик тормыш рәвешенә акрын-акрын гына килә. Чүпләрне аерым җыюдан башлый ул. Шул арада кирәкле белемнәр, күнекмәләр дә үзләштерелә. Хәзер исә бөтен дөнья буйлап «Калдыклар – нуль» темасына лекцияләр укый.

 

Башла гына!

Әйе, рәсемнәрдә күрсәтелгән төсле чүп контейнерлары, калдыкларны ваклагыч җайланмалар, электр компостерлары – болар бар да шәп! Ләкин барысы да иң гади адымнан башлана: яңадан эшкәртелә алган бар нәрсә аерым пакетка, эшкәртеп булмаганы чүп чиләгенә салына.

Барлык пластиклар – бер савытка. Кәгазьләр – икенчегә! Металлик калдыклар – аерым. Шул гына. Бер авырлыгы да юк. Башла гына!

Күз алдына гына китер: син җыйган пластиктан инде Чаллыда кашпо яки пластик савытлар ясаганнар, Ибицада яшәсәң – стильле җиһазга да әйләндергән булырлар иде! Тау-тау булып табигатьне пычратып ятмый инде алар.

Бу – кызык

Испаниядә Евгений Куитллет дигән дизайнер үз командасы белән пластик җыя һәм аларга яңа сулыш өрә. Калдыкларның зур өлеше диңгез ярыннан табыла. Диңгезгә ташланган пластик чүп-чарның гаҗәеп матур табигатьне ямьсезләп, пычратып ятуына озак түзми ул,  җиһазлар ясау эшенә керешә. Vondom Ibiza коллекциясе өстәл, урындык, кәнәфи, шезлонгларддан тора.

Безнең якларда экологик дизайнер син булырсың бәлки?!

 

Табигатьне сакларга кирәк дип саныйсыңмы? Матур рәсемнәр, иншалар язасыңмы? Ләкин...экологик культурага ия түгелсеңме? Аздан башла. Кирәк булмаганда, утны сүндер. Кирәк булмаса, суны туктатып тор. Бәлки, син инде болай да табигатькә булышасыңдыр, бары тик бу турыда уйлаганың гына юктыр.

 

Беләсезме?

Сатып алынган һәм әзерләнгән ризыкларның өчтән бере чүп чиләгенә озатыла. Бу – бер елга 1,3 миллиард тоннан азык дигән сүз.

Пластик таркалган вакытта атмосфера һәм җиргә формальдегид, уретан, стирол, фенол кебек агулы матдәләр чыга.

Пластикның таркалу вакыты:

полиэтилен пакет – 100-200 ел; савыт-саба юар өчен губка – 200 ел;

подгузниклар – 500 ел; балык тоту җебе (леска) – 600 ел.

Көнкүреш савытлар ясарга тотылучы HDPE пластик – 1000 ел.

Менә шулай, дуслар! Сез нәни вакытта кигән подгузниклар сездән соң 400 елдан соң да табигатьне пычратуын дәвам итәчәк әле.

 

Ташларга ашыкмыйлар!

Nike компаниясе иске кроссовкаларга әйбәт урын тапкан.

Резина олтан (подошва) – йөгерү юллары;

тукыма – баскетбол мәйданчыклары

кроссовкаларның урта өлешендәге пеноматериал – теннис кортлары ясаганда файдаланыла икән.

 

 

Азык-төлекне ташламас өчен ниләр белергә кирәк?

Гаиләгездә нинди ризыкларны күбрәк ташлыйсыз? Күп әзерләнгәнгә күрә ашап бетерә алмыйсызмы; Акция белән сатып алынганга тиз бозыламы? Ераграк алып куясыз да онытыламы? Уйлагыз!

Ашарга әзерләүне алдан планлаштырырга кирәк. Алдан төзелгән меню акча (чөнки артык азык алмыйсыз) белән вакытны экономияләргә булышачак.

Кибеткә барыр алдыннан суыткычны ачып карарга онытмагыз: арткарак куеп күренми торган азык-төлек юкмы?

Беркайчан да ач килеш кибеткә бармагыз! Тук кеше акыл белән, ач кеше эмоцияләр белән сатып ала. Кирәкле һәм тәмамланып килүче продуктлар язылып баручы блокнот йөртсәгез дә әйбәт.

 

Иң экологик продуктлар

Авокадо. Кабыгы тыгыз булу сәбәпле, химик матдәләрне үткәрмичә файдалы сыйфатларны саклый.

Ананас. Шулай ук калын кабыгы аның да йомшагын тышкы химик тәэсирләрдән саклап тора.

Кивиның тышчасы юка булса да, аның фактурасы агулы матдәләрнең эчкә үтүенә комачаулый.

Ак башлы кәбестә. Зарарлы матдәләре күчәнендә тупланганга, бу яшелчәнең дә яфракларын тыныч күңел белән ашарга була.

Төсле кәбестә. Диетологлар ешрак ашарга тәкъдим иткән яшелчә бу, чөнки ул да зарарлы матдәләрне үткәрмәү сәләтенә ия.

Суган. Тәме һәм исе болай да бөҗәкләрне куркытып торганга, химикатлар белән эшкәрү ихтыяҗы юк.

Грейпфрут. Толстая кожура этого цитрусового плода не пропускает ядовитые вещества при опрыскивании. .

Кабачки һәм баклажаннар. Калын кабыклы бу яшелчәләр дә чагыштырмача экологик чиста санала. Өстәвенә даими кулланганда, организмнан токсиннар һәм радиоактив матдәләрне чыгару үзлегенә ия алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X