Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Бәс ничек барлыкка килә?

БӘС — 1) карсыман юка катлам; 2) бик вак кар бөртекләре.

Ул әйбер өсләренә (агач ботакларына, өй кыекларына һ.б. урыннарга) юка кар катламы булып утырса, һавада җиңелчә томан рәвешендәге кар бөртекләре булып күренә.
Бәс ничек барлыкка килә?
Кыш җитеп, бик каты салкыннар башлангач, агач кәүсәләре, агач ботаклары, йорт диварлары, электр чыбыклары һ.б.лар бик каты суына. Бу вакытта җил дымлы җылы һава алып килсә, аларны бәс каплый, ягъни дымның пары суына, һәм ул бик вак кристаллар хәленә керә. Кристаллар агач ботакларына, коймаларга һ.б. урыннарга утыра. Шул ук вакытта кристаллар һавада җемелдәп күренергә дә мөмкин.
Бәсне башкача сыкы дип тә атыйлар.
Файдасы
Бәскә төренгән агачлар кешене үзенә җәлеп итеп тора. Әле кичә генә гадәти булып күренгән дөнья бер мизгелдә әкияти илгә әйләнә, күңел күтәрелә.


Сүз эчендә энҗе бар!
•  Бәсле томан
•  Бәсле таң
•  Бәсле агач
•  Бәсле пыяла
•  Бәсле иртә
•  Бәс утырган — бәс сарган
•  Бәсләнү — сыкылау

 

Безнең сүзлек!
Кристалл — газ яки сыеклык бик нык суынган вакытта барлыкка килә торган каты токым.

 

Бәсле иртәдә
Ап-ак шәл итеп япкан,

Энҗе итеп тә таккан —

Бәскә төреп каенны,

Кыш үткән безнең яктан.
Кыймыйм «аһ!» дияргә дә,

Куркамын тияргә дә,

Бәсләр коелыр кебек,

Бар ямь җуелыр кебек.
Мин мәктәптән кайтканчы,

Уйнак җилкәй түзмәгән.

Әллә инде каенга

Сокланганын сизмәгән?!
Сокланган шул: «Аһ!» — дигән,

Әллә инде: «Өф-ф!» — дигән...

Каендагы бәсләргә

Җилнең сулышы тигән...
Фирүзә Җамалетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыш кар бәс