Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Бозлавык

БОЗЛАВЫК — кыш көне җир өстенең,  юлларның боз белән каплануы.

БОЗЛАВЫК — кыш көне җир өстенең,  юлларның боз белән каплануы.

Бозлавык ничек барлыкка килә?

Яңгыр яки юеш кардан соң кинәт суытып җибәрсә, кар өстен­дәге су туңа һәм боз белән капла­на.

Файдасы

Бозлавык көнне рәхәтләнеп чаң­гы, чана шуарга була. Хәтта көндәлек аяк киемеңне дә эшкә җигәргә мөмкин: бераз йөгереп барасың да рәхәтләнеп шуып китәсең...

Зыяны

Бозлавык көнне юлда һәлакәт­ләр арта. Аяк астыңны карап атламасаң, таеп егылганыңны көт тә тор. Син дә сак бул, имгәнә күрмә.

Сүз эчендә энҗе бар!

• Бозлавыкны башка сүз белән тайгак, тайгаклык дип тә атый­лар. «Аяк асты тайгак» диләр. Андый көнне бөтен җир шугалак­ка әйләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев