Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Балыклар сөйләшәме?

«Балык кебек телсез» дигән искедән калган әйтем бар. Ә балыклар бөтенләй үк телсез түгелләр икән, кайбер­ләре төрле авазлар чыгаралар, ди.

Мәскәүдәге бер гыйльми институтта бик сәер эш белән шөгыльләнәләр. Галимнәр, балык үрчетүчеләр шаяртканча әйтсәк, «балыклар белән сөйләшергә» тырышалар.

Шаярмый гына әйткәндә, алар балыкларның нинди авазларны тота алуларын, ниндиләрне үзләре чыгаруын өйрәнәләр.

Барыннан да элек, балыклар нәрсә белән ишетәләр сон? Балыкларда, башка югары төзелешле хайваннардагы кебек, колаклар юк, монысы дөрес. Балык колагында колак яфрагы булмый. Аларның ишетү органы гадирәк төзелешле һәм суның бик аз гына тирбәлеп куюын — дулкын авазларын тотарга җайлашкан. Шушы тирбәлүләр ярдәмендә су эчендә авазлар тарала.

Балыклар бик күп төрле тавышларны аералар. Мәсәлән, кәрлә җәеннәрне көндезге аш сигналына, сызгыруның бер төренә өйрәткәннәр. Шушы сызгыру тавышын ишеткәч, җәеннәр, туклыклы ит кисәкләре алу өчен, өскә йөзеп чыгалар.

Ә нәрсә белән «сөйләшәләр» соң балыклар?

Балыкларның төп «сөйләшү әгъзасы» йөзү куыклары икән. Балык куыктагы һаваны чыгарганда «сөйләшә». Кайбер балыклар чыгарган авазлар икенчеләренең «тавышларыннан» сизелерлек аерылалар. Тыныч яки курыккан булуына карап, шул ук бер балыкта төрлечә «сөйләшә».

Балыкларның тавышлары гаҗәп күп төрле. Игътибар белән күзәтүче күп төрле тавышлар ишетә ала! Безнең карашыбызча, иң «тавышлылары» тропик диңгезләрдәге балыклар.

Малайя балыкчылары күптән үк инде балык көтүен эзәрлекләгәндә балыкларны «тыңлаганнар». Моның өчен иң тәҗрибәле карт балыкчы, көймә кырыеннан иелеп, башын суга тыга да, бер ярты минутлап, тыны җиткән кадәр, тыңлый.

Хәзер гидрофон дигән прибор бар. Ул үзенә күрә бер су асты колагы инде. Аның ярдәмендә су астындагы авазларны, тавышларны ишетеп була.

Балыклар чыгарган авазларны галимнәр магнитофон пленкасына язып алуга ирешкәннәр. Шулай итеп, аларны яңадан тыңларга мөмкин.

Ихтиологларны тыңлаганнан соң, чыннан да аларны «балыклар белән сөйләшәләр» дип уйларга мөмкин! Чөнки балыклар тавышларны, сызгыруны, авазларның төрле тоннарын бик яхшы аералар бит! Нигә аларга үз иптәшләренең пленкага язылган тавышларын ишетмәскә ди. Моның өчен аларга бары тик радиотапшырулар гына оештырырга кирәк!

Һәм шулай булыр да, мөгаен! Галимнәр менә шуны эшләргә җыеналар да инде. Магнитофон язмасы еракка ишетелсен өчен, балыкларга тавыш махсус көчәйткеч аша тапшырылачак.

Язып алынган авазлар арасында, күзәтүче балык, башлык биргән куркыныч сигналлары, чакыру сигналлары, канәгатьләнүне белдергән сигналлар һәм башка төрле тавышлар бар. Үз иптәшләренең чакыру тавышларын ишеткәч, балыклар көтүенең бу радио чакырган җиргә җыела башлауларын күз алдыгызга китерегез әле.

Моның өчен балыкчылар галимнәргә зур рәхмәт әйтерләр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менә сиңа мә!