Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Аргентина әтәчләрен дә күрдек 

Кызыклы экскурсия. Кәлтә, елан, тараканнар, балыклар....

 

Бакча балалары белән Чаллы шәһәрендәге 4нче санлы экология һәм биология үзәгенә экскурсиягә бардык. Килеп керүгә шушы үзәккә йөрүче балаларның табигый һәм «ташландык» материаллардан эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә игътибарыбызны җәлеп итте. Алга таба җәнлекләр яшәүче бүлмәләргә юл тоттык. Беренче бүлмәдәге аквариумнар балыкларның күплелеге һәм төрлелеге белән кызыксындырды. Ул аквариумнарда гади балыклар гына түгел, төрле илләрдән алып кайткан экзотик балыклар да йөзеп йөри. Шул ук бүлмәдә ерак Аргентинадан кайтарылган искиткеч матур тавыклар, әтәчләр дә бар. Шулай ук Америкадан кайтартылган тараканнарны да күрдек. Икенче бүлмәдә балалар декоратив куяннар, йорт куяннары, шиншилла, күселәр, тычканнар, көзәннәр белән таныштылар, аларның нәрсә белән тукланулары турында белделәр. Биредә террариум да бар. Еланнар, игуана, кәлтәләр, коры җирдә һәм суда яшәүче ташбакалар балаларга бик кызык тоелдылар.

Балалар үзләре өчен чиксез күп яңалык алып, уңай тәэсирләр белән кайттылар. Без шушы үзәктә эшләүче барлык хезмәткәрләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм яңа экскурсияләр көтеп калабыз!

Факия Гиниятуллина, Гөлнара Сәйфетдинова, Эльмира Гадельшина, Чаллы шәһәре, 82нче «Көнбагышкай» балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев