Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Алмагачлар безгә рәхмәт әйтсен!

Бакча сезоны башланды. Суган-сарымсак, кишер-чөгендер утырттыгызмы инде?

Озакламый алмагачлар ямь-яшел булып яфрак ярыр һәм нәни генә бөреләргә корткыч бөҗәкләр һөҗүм итә башлар. Атна-ун көннән ап-ак чәчәкләргә күмеләчәк һәм дөньяны сихри ямьгә күмәчәк агач-куакларга бит бу!

Ә без сезнең белән аларга ярдәм итә алабыз, кадерле дуслар. 

Бөҗәкләрне агачка менгермәс өчен, мәсәлән, җилем (клей) сыланган полиэтилен пута буарга була.

Җилем урынына вазелин да кулланырга мөмкин. Нарат сумаласына вазелин кушып та махсус катнашма ясыйлар.

Яңгырдан соң җилем юылырга мөмкин - димәк, яңадан сыларга туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев