Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Алло күле – иң «сүзчән» күл

Бу исем чыннан да дөрес бирелгән.

Иң «сүзчән» күл — таулар һәм тирән упкыннар иле — Таҗикстан Кухистанында урнашкан. Ул Арг сырты итәге белән Чимтарг биеклеге арасындагы тар, тирән Зиндан үзәнендә урнашкан. Җирле халык бу урынны төрмә — зиндан дип йөртә.

Бу исем чыннан да дөрес бирелгән. Кайчандыр монда упкын булган, тау-ташлар ишелеп, үзәнне бүлеп куйганнар, һәм диңгез өстеннән 3360 метр биеклектә күл хасил булган.
Күп еллар аны беркем дә белмәгән. Кеше йөрми торган тау араларына кайчак ерткычларны эзәрләүче аучылар гына барып чыккалаган.

Совет власте елларында гына монда геологлар киләләр, һәм, кояш нурлары уйнаган су өстендә аккошлар сыман йөзгән бозларны күреп, бу күренешкә хәйран калалар.
Битен куе сакал баскан Сакалбай кушаматлы егет — экспедициядә иң яшь кеше — сокланып:
— Гаҗәп-әп! — дип кычкырып җибәрә.
Бу сүз, тарлавык стеналарына бәрелеп, аермачык кабатлана-кабатлана озак яңгырап тора.
— Карале! Алло!

Бу сүзләр дә көчле кайтаваз булып кат-кат яңгырап ишетелә. Әйтерсең моңарчы ялгыз булудан интеккән күл, кешеләр килүгә сөенеп, аларга кабат-кабат җавап кайтарган шикелле иде.

Күпме тау сукмаклары узган, күпме күлләр күргән геологлар бу хәлгә шаккаталар.
Җир шарында кайтавазлы урыннар бар, тик аларның берсе дә Зиндан тарлавыгына җитми, монда тавыш эффекты өчен табигать махсус иркен урын әзерләгән сыман иде.
Геологлар, аның шушы сыйфатын мәңгеләштерү өчен, «Алло» дип исем кушалар. Карталарда ул хәзер шулай атала.

Җирдә инде мәгънәсен югалткан исемнәр дә, әле мәгънәсе ачылмаган гаҗәп исемнәр дә күп. Шулар арасына безнең күл исеме дә килеп кушылды. Кайберәүләргә ул сәер булып, кайберәүләргә мәгънәсез булып тоелырга мөмкин. Ә сез, укучылар, хәзер аның ничек барлыкка килүен дә, ни өчен алай аталуын да беләсез; картада күрсәгез дә, үзегез барып чыксагыз да, сезгә ул инде таныш күл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев