Көмеш кыңгырау

Кечкенә экологлар барысын да белә

Кыш җиттеме кошлар өчен Без ашханә ачабыз. Һәм кошларга эндәшәбез: – Рәхим итеп ашагыз!

Минзәлә  шәһәренең 5нче «Таңкай» балалар бакчасында  «Кечкенә экологлар барысын да белә» проекты эшли. Проект кысаларында «Кошлар ашханәсе» дигән күргәзмә оештырылды. Әти-әниләр ярдәме белән күп кенә җимлекләр ясалды. Минзәлә шәһәренең «Урман» чишмәсе янындагы агачларга һәм үзебезнең бакчадагы метео-мәйданчыкка әти-әниләребез, балалар белән элдек. Төрле-төрле ярмалар белән кошларыбызны сыйлыбыз. Ә без, балалар белән нинди кошлар килгәнен, аеруча нинди азык яратуларын күзәтеп барабыз.

Табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга шуны өйрәтү – саваплы бурыч бит. Һәрберебез кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк уздырыр иде.

Кыш җиттеме кошлар өчен

Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
– Рәхим итеп ашагыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: