Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать

Кар ничек барлыкка килә?

Бик кызык. Сез белә идегезме моны?

Кар ничек барлыкка килә?

Җил көньякта, океан һәм диңгез өстендә йөзеп йөргән болытларны төньякка куа. Салкын һавага килеп кергән болытлар әкренләп суына, һәм бик вак, җиңел кристаллар — кар бөртекләре хасил була. Кыскасы, су тамчылары боз тамчыларына әйләнә.

Файдасы
Кар — җирнең туны сыман. Ул җирне каплап ала да андагы җылыны тышка чыгармый, ә суыкны үткәрми. Карның әлеге сыйфаты үсемлекләр һәм хайваннар өчен файдалы. Үләннәр дә, көздән баш калкытып калган уҗымнар да кар астында өшемиләр. Кечкенә тычканнар, бурсыклар да, зур-зур аюлар да кыш көне өннәрендә рәхәтләнеп җылынып ята алалар.
Кар шәһәр һавасын да чистарта. Яуган вакытта ул һаваны сафландыра, төтенне, корымны, тузанны үзенә сеңдерә. Күкрәк киереп, рәхәтләнеп суларга була!..
Басу кырыйларына кыр ышыклау полосалары — агачлар утырталар. Кыш көне басу уртасына махсус кар тоту җайланмалары да куялар. Алар тирәсенә күп итеп кар сала. Кар ничаклы күбрәк җыелса, җирнең дымы шулчаклы булачак, һәм киләсе елга иген уңачак.
Яз көне кар эри һәм ташу яки гөрләвек булып ага, урманнарны, басуларны, бакчаларны дым белән сугара. Ә бу, үз чиратында, үсемлекләр, агачлар өчен файдалы.

 

Зыяны
Кар ява. Урамда шундый күңелле, шундый кызык. Рәхәтләнеп чана, чаңгы шу! Карны казып, үзеңә штаб яки окоп яса һәм дусларың белән рәхәтләнеп кар атышлы уйна...
Ләкин кар күп яву зыян да китерергә мөмкин. Өстәвенә, җил чыгып, буран да бурый башласа, менә тамаша инде! Самолетлар оча алмый, поездлар беркая да кузгалмый, автомобиль юллары ябыла... Менә утыр инде буран тынганын, кар туктаганын көтеп! Аннары ул юлларга салган карны чистартырга күпме вакыт кирәк булачак?!
Күп яуган җепшек кар агач ботакларына, электр үткәргеч чыбыкларга сыланып кала. Аның авырлыгыннан алар сынарга, өзелергә мөмкин. Ә өйдә ут сүнсә, бер дә рәхәт түгел.

Таулы районнарда кыш көне башка афәтләр — кар шуышу, ягъни кар лавиналары булырга мөмкин. Тау итәкләренә җыелган тонна-тонна кар кояш нурлары яисә ниндидер тавыш нәтиҗәсендә урыныннан кузгалып аска төшә. Якын-тирәдәге урманнарны, басуларны, хәтта авылларны күмеп китә.
«Җил каян килә китабыннан?» китабыннан. Татарстан китап нәшрияты. 2008 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев