Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

“Урман маҗаралары”

Пьесаның авторы - Баулы районы “7нче “Колокольчик” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе Габдрафикова Л.Д.

Катнашалар:

Телефон

Курьер

Аю

Төлке

Керпе

Тиен

Әни куян

Куян

Бал кортлары

Күбәләкләр

 

Вакыйга урманда бара. Һәрбер персонажның чыгуы музыка белән бәйләнеп бара.

Телефон чыга. Төрле якта телефон шалтыраган тавышлар ишетелә.

Телефон: Хәерле көн, абыйлар һәм апалар! Сәлам- сәлам, малайлар һәм кызлар! Күреп торам, мине хәтта әби-бабайлар да таныды. Җырлый:

Ягез әле, әйтеп карагыз.

Кем икәнне минем белегез.

Төрле телдә сөйлим.

Обонент временно не доступен. Позвоните позже. The number is not available. Please, call back later.

Фотога да төшерәм,

Интернет челтәргә кереп,

Яңалыклар да беләм.

Әйе, әйе, мин- кәрәзле телефон. Бүген сезгә сөйлисе әкиятем дә нәкъ минем турында булачак. Кәрәзле телефоннарыгызны сүндерегез, әкиятебезне башлыйбыз.

Телефон чыгып китә.

Матур тартма тотып Курьер килеп керә. Аның белән бергә бии-бии бал кортлары да керә. Курьер бер кулы белән бөҗәкләрне куа.

Курьер: Урманга бер дә килгәнем юк иде. Мин бит шәһәр малае. Ниндидер бөҗәкләр, күбәләкләр...

Кулы белән селтәнеп, куган хәрәкәтләр ясый.

Бал кортлары: Син кем? Нишләп йөрисең безнең урманда?

Курьер: Мин – Курьер. Менә бу матур тартманы Аю дуска илтеп тапшырырга тиеш. Миңа аны ничек табарга?! Монда аңа зур бүләк.

Бал кортлары: Әйдә безнең белән. Без сиңа Аю дусның өен  табарга булышырбыз. Барысы бергә җырлыйлар.

                      Без чәчәкләргә кунабыз,

                         Бал җыяр өчен.

                        Тырышабыз, бал җыябыз

                        Аюлар өчен.

                                 Кушымта:

                        Без-без-без-без-без

                        Кумагыз безне

                       Без-без-без-без-без

                        Чакмабыз сезне.

Барысы бергә чыгып китәләр.

Саескан килеп керә. Сумкасына бик күп телефон тутырган.

Саескан: Мин- Саескан. Таныгансыздыр инде. Гадәтем бар: күземә ялтыраган әйбер күренсә, тыныч кына очып китә алмыйм. Менә әле дә шәһәрдән кайтып киләм. Күрәсезме (сумкасын күрсәтә) никадәр байлык! Мин бу байлык белән кышкылыкка бик күп запас җыя алам.

        Әй, җәнлекләр, килегез!

        Баеп кайтам, күрегез!

        Яңалыктан калмагыз,

        Рәхәтләнеп сөйләшегез!

Төрле яктан җәнлекләр җыела: Төлке, Куян, Тиен. Сату-алу башлана. Әкрен генә керпе чыга. Бер кырыйда күзәтеп тора.)

Саескан: Төлке дус, исәнме!

Төлке: Хәерле көн, Саескан! Миңа да бер бик матурын табып бир әле. Мин сиңа җиләк җыйдым. (Саесканга кәрзин белән җиләк бирә, ә саескан – телефон.) Ай, бигрәк матур!

Саескан: Әй, Куянкай, нигә куркып торасың? Мә,сиңа да бар.

Куян: Рәхмәт сиңа, саескан! Мә сиңа бер кәрзин кишер. (Алыш-биреш.) Рәхмәт.

Тиен: Саескан апа, мин күп итеп чикләвек җыйган идем. Миңа да берәр телефон табылмасмы? Барысы да телефоннан сөйләшкәндә мин нишләрмен?

Саескан: Кайгырма, Тиен, сиңа да бар. Мә, иң яхшысы калган сиңа- сенсорный. (Алыш-биреш.)

Тиен: Рәхмәт, бик зур!

Җәнлекләр саескан белән бергә телефоннар белән флешмоб башкаралар. Җәнлекләр бии-бии чыгып китә, саескан кала.

Саескан: (керпегә карап) Ә, син нишләп моңаеп торасың, Керпекәй? Мә, сиңа да бар.

Керпе: Юк, кирәкми миңа телефон. Мин дусларыма үзем барып, хәлләрен белешәм. Үзләрен күреп сөйләшмәгәч, ни кызык...

Саескан: (көлә-көлә очып китә) ай җүләр!

Керпе: (Җырлый)

    Барысында телефон,

    Телефонсыз юк тормыш.

    Кемдер куя фотосын,

    Кем карый видеосын..

    Эх-эх-эх! Кара- каршы очрашып сөйләшүгә ни җитә.

Агач моңаеп барып утыра.

Курьер, бал кортлары килеп керә. Аю өенең ишеген шакыйлар.

Аю: Кем бар анда?

Бал кортлары: Без-без-без, сиңа кунак алып килдек. Бал кортлары Аю һәм Курьер тирәли “очып” йориләр.

Курьер: Исәнмесез, Аюкай, менә сиңа зур бүләк. Төньяктан ерак туганнарың - ак аюлар җибәргән.

Аю: Нинди зур бүләк! (телефон шалтырый) Әйе,әйе, рәхмәт бик зур! Алдым. Сау булыгыз! Кунакка көтәм! (Барысы бергәләшеп чыгып китәләр)

Әни куян баласын җитәкләп чыга. Баласына кисәтү ясый.

Әни куян: И, балам, балам. Әйтем мин сиңа телефонда күп уйнама, дип. Менә хәзер күзләрең дә нача күрә башлады.

Телефоннан сөйләшә- сөйләшә аю килеп керә.

Аю: Телефон бик әйбәт булды әле, дип сөенгән идем, көне буе сөйләшә торгач, башларым авырта башлады. (Керпене күреп) Керпе дустым, исәнме! (кочаклашалар). Мин бик шат. Дусларымны күптән күргән юк. Бераз моңсу да була башлады

Керпе: Миңа да күңелсез. Әйдә дусларны үзбезнең аланлыкка чакырабыз.

Аю телефоннан шалтырата башлый.

Аю: Алло, Төлке, сәлам. Сине аланлыкта көтәм. Тиен, синме бу? Үзебезнең аланлыкка кил. Куян дустыбыз да монда.

Аланлыкка Төлке, Тиен килеп керәләр.

Төлке: Бу телефонда утырып төн йокыларым качты.

Тиен:  Минем дә башым авырта башлады.

Куян: Әйдәгез телефоннарны өлкәннәргә бирик. Ә үзебез элекечә бергәләп аланлыкта уйныйк. Мә, әни, телефонны. (Башка җәнлекләр дә телефоннарын Әни куянга бирәләр.)

Саескан белән бергәләшеп Телефон, Курьер, Бал кортлары чыга.

Курьер: Менә шулай, дусларым! Һәр нәрсә дә чамасын белгәндә генә файда китерә!

Телефон: Балалар, минем белән дус булыгыз, ләкин артык мавыкмагыз!

Бергәләшеп дуслык турында җыр башкарыла, ә бал кортлары шул көйгә бии.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев