Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Тылсымлы төн

Балалар өчен 2 күренешле могҗизалы пьеса.

Катнашалар:

Күктә: “Җидегән йолдыз” – җиде бала (2 малай, 4 кыз)

Җирдә: Самат һәм Нияз

1 нче күренеш:   

Күк йөзе кебек матур, серле итеп бизәлгән сәхнә күренеше. Кечкенә йолдызлар елга бер тапкыр була торган могҗизалы серле төнгә әзерләнәләр. Нәни кыз йолдызлар чәчләрен тарап, бизәнеп, сөйләшеп, көлешеп болыт-мендәрләрдә утыралар. Ике йолдыз-малай капчыклар салынган арба тартып сәхнәгә керә.

1 нче йолдыз-малай: Әә, менә кайда икән сез, бизәнәсез, төзәнәсез, матурланып, җир егетләре янына төшәргә әзерләнәсез! Ә сихри тузанны сезнең өчен кем ташырга тиеш?

2нче йолдыз-малай:Әйе, әле бит тау кадәр ташырга кирәк. Әллә сез аны үзе очып килер дип уйлыйсызмы?

1 нче йолдыз-малай:Җиргә төшеп җитү өчен сихри тузан кирәклеген әллә бөтенләй оныттыгызмы сез, кызлар-йолдызлар, ә ?...

1нче йолдыз-кыз:Ташып бетерегез инде үзегез, нәрсә көчегез җитмиме әллә? (көләләр)

1нче йолдыз-малай:Хәзер, ди, менә...

2 нче йолдыз-кыз:Сез нәрсә инде, кызлар, бу бит безнең супер-йолдызлар! Бу сихри төнне алар бит без яши торган йолдызлар илен беренче ташлап китәргә хыялланалар.

3 нче йолдыз-кыз:Әйе, алар быел да беренче булып үзләренең җирдәге дусларын тапмакчы булалар. Әйе, әйе, бүген бит җиргә йолдызлар яңгыры ява торган тылсымлы төн! Без бу могҗизалы төнне  барыбыз да зарыгып көттек!

1нче йолдыз-кыз:Без, яктылык тизлеге белән...

2нче йолдыз-кыз:... күз алларын камаштырып...

3 нче йолдыз-кыз:... йолдызлар төркеме белән, үз хуҗабызны эзләп җир шарына  юнәләчәкбез.

2нчейолдыз-малай: Хуҗасын...Кайберәүләр ...хуҗабикәсен...(Көлешәләр)

3 нче йолдыз-кыз:Эх, бүген бәйрәм булачак! Әйдәгез, сихри тузанга барыйк, я чыннан да оча алмыйча калырбыз.

1 нче йолдыз-кыз:Ә син нигә шулкадәр моңсу?(4 нче җидегән йолдызга эндәшә).

1 нче йолдыз-малай: Бүген бит моңсуланырга ярамый, сихри төн бит бүген- йолдызлар ява торган төн!

2 нче йолдыз-кыз:Бүген дөньяның бар балалары нәни кулларын сузып, теләкләре үтәлсен өчен безне тотарга тырышачаклар.

3 нче йолдыз-кыз:(2 нче йолдыз-малайга бармак белән курсәтеп)  Әйе, әйе, исегездәме узган ел Илшат исемле малай айфон сорап сине аптыраты.Син  инде аның кулына эләкмәскә әй тырыштың, әй тырыштың... Берәр юньлерәк теләк  теләгән бала кулына эләгергә теләгән идең...

2нчейолдыз-кыз:Шулкадәр боргаландың, шулкадәр боргаландың...Илшат кулына туп-туры очып кердең...(Көлешәләр)

2 нчейолдыз-малай:Көлегез, көл, азактан кем көлер әле... Карармын мин сезнең нинди теләкләр үтәгәнегезне...

4 нче йолдыз: Ә минем җирдәге яраткан дустымның күзләре күрми. Ул таяк белән генә йөри. Аның исеме – Самат! Менә тиздән елына бер тапкыр була торган тылсымлы төндә мин аңа булышырга булдым әле. Сихри нурларымны аңа сирпеп күзләрен ачмакчы булам мин аның.

 

7 нче йолдыз-кыз:Ярдәм итә алачагына ышанасыңмы?

 

4 нче йолдыз-кыз:Әйе, ышанам!

 

1 нче йолдыз-малай:Ә минем яктылык астында гел бер бик  матур пар утыра. Алар гел миннән күзләрен алмыйлар, нидер серләшәләр, көлешәләр, (оялып кына) үбешәләәәәр дә...

 

6 нчыйолдыз-кыз: Җирдә мәхәббәтле, гашыйк җаннар күптер ул! Әй, җиргә төшеп кешеләр арасында рәхәтләнеп йөрсәң иде ул. Кайвакыт мин җирдәге чәчкәләргә карап исем китә, бигрәк матур җир йөзе яз, җәй көннәрендә! Кызларны чәчкәләрдән аерып булмый, җир кызлары без -  йолдызлардан да матурыррак ахры...

2 нче йолдыз-малай:Ә кышны әйт син, җир йөзе - ап-ак, ә кар бөртекләре чәчәк кебек! Алар бер-берсен кабатламыйлар, нинди могҗиза!!!

1 нче йолдыз-малай:Ә көз көне җир – алтынга күмелә! Ул басу-кырлар, урманнар, нинди генә төскә манылмый җир йөзе!!!

3 нче йолдыз-кыз: Ә миңа җирдә күңелле бәйрәмнәр булганда охшый. Минем дә биисем килә, алар кебек җырлыйсым, сикерәсем килә. ....

( музыка яңгырый, йолдызлар биюе башкарыла.)

7 нче йолдыз-кыз: Син, дустым, кайгырма, без бит бер - беребезгә бәйләнгән. Син кайгырсаң, безгә дә күңелсез. Без җиде йолдыз бер-беребездән аерылгысыз. Безне икенче төрле “Чүмеч йолдыз” дип тә атыйлар.

5 нче йолдыз-кыз:Әйе, әйе нигә алай икән ул, карагыз әле, без җирдән чүмечкә охшап торабызмы микәнни ерактан, ә?..

6 нчы йолдыз-кыз: Ә минемчә күк - иләккә охшаган ул, күрче, күпме йолдызлар анда? (Күк күкри, яңгыр яварга җыена).

7 нче йолдыз-кыз: Әй, шул болытларны яратмыйм да инде. Алар килсә чыланып бетәсең, ә җирдәгеләргә бөтенләй кыен, аларга чиләкләп яңгыр коя ...

1 нче йолдыз-малай: Кара әле, ничек матур безнең кызлар-йолдызлар, ул чәчләре, ул буйлары,ул кашлары...

2 нче йолдыз-малай: Тьфу,тьфу, күз тимәсен!(Көлешәләр).

4 нче йолдыз-кыз: Тылсымлы төндә мин җирдәге барлык балалар өчен шарлар очырачакмын!

5нче йолдыз-кыз: Ә мин күз кысам, алар да мине күреп күз кысарлар, елмаерлар һәм без алар белән дуслашырбыз!

6 нчы йолдыз-кыз: Шарларны мин очыртырмын, ә син Саматка булышам дип вәгъдә бирдең бит, оныттың  да мени?

4 нче йолдыз-кыз: Юк, онытмадым ла. Саматның күзләре күрә башласа, ул үзе мине эзләп табачак!

7 нче йолдыз-кыз: Ничек?

4 нче йолдыз-кыз: Ул бит астрономия фәне белән кызыксына. Ә астрономия ул – йолдызларны, галәмне өйрәнә торган фән, белдеңме?

5 нче йолдыз-кыз: Безне өйрәнәләрмени?

6 нчы йолдыз-кыз: Әйе, без аларга гомерлек сер - беләсең килсә!

3 нче йолдыз-кыз: Без – аларга, алар – безгә олы сер!

7 нче йолдыз-кыз: Серле, тылсымлы төнгә дә күп калмады. кызлар-йолдызлар!

Бергә: Тагын өч көннән!

 2 нче күренеш:

Һава ялт-йолт итә, йолдызлар йөгерешә, сикерешә, атыла, матур итеп киенгәннәр, кулларында шарлар.

7 нче йолдыз-кыз: Ниһаять, без көткән тылсымлы төн җитте!

1 нче йолдыз-малай: (сәгатенә карап) Тагын ярты сәгатьтән!

4 нче йолдыз-кыз: Кая соң әле минем Саматым, никтер күрмим әле мин аны... ( аска җиргә карый, борчылып арлы-бирле йөри)

5 нче йолдыз-кыз: Әнә бит мәктәпкә таба бара, аны кемдер җитәкләгән.

4 нче йолдыз-кыз: Аны көн саен мәктәпкә әнисе җитәкләп илтә, аннан кире алып кайта. Әйе, әйе, мин дә күрдем, әнә ул!

6 нче йолдыз-кыз: Җирдә бу тылсым төне - ай тотылган төн дип атала. Ай да, йолдызлар да күренми бүген җирдәге кешеләргә.

      Кинәт бөтен күк йөзе тынып кала, йолдызлар кайсы кайда утырып кулларындагы тылсым таякларын болгыйлар, нидер сөйләнәләр, җир йөзен караңгылык баса...

Җир йөзе.  Самат һәм Нияз исемле малайлар Саматларның капка төпләрендә утыралар.

Самат: Әллә нинди көн булды бу бүген, елыйсым да, җырлыйсым да килә. Әллә ничек? Нәрсәгә булыр икән бу?... Йолдызларның шәүләсен күрә торган идем, бүген алар да күренмиләр...

Нияз:  Чынлап та күк йөзе кап-караңгы бүген. Әллә соң бүген ай тотыламы?

Самат: Әйе, искә төште радиодан әйткәннәр иде аны, бүген ай тотылачак дип.

Нияз: Әй, без күзләре күргәннәргә бер караңгы төне дә бер гомер кебек. Ә менә син ничек түзәсең икән дустым. Бик кыендыр сиңа, кыендыр...

Самат: Ни эшлисең бит,  кешеләрнең язмышы төрле-төрле,

күрәсең, миңа шундый язмыш насыйп булган.

Самат сөйләшеп утыра торган җирдән кинәт сикереп тора.

Самат: Нияз, карале миңа, дустым, бу синме? (Аны сөенеченнән иңнәреннән кыса, коча).

Нияз: Самат дустым, сиңа ни булды?

Самат: Ышанасыңмы, юкмы? Минем күзләрем күрә башлады бит, менә сине дә күрәм, күкне дә күрәм! Тик бүген күктә йолдызлар гына күренмиләр, кызганыч. Мин, болай булгач, теге әтинең йолдызлар карый торган торбасын алып чыгып, иртәгә үк күкне өйрәнә башлаячакмын!

Нияз: Самат күккә кара әле нинди шарлар ява ул? Минем күктән яңгыр белән кар яуганны гына күргәнем бар иде, ә бу шарлар, кызык!!!

Самат: Нинди тылсымлы төн булды соң әле бу?

Нияз:Әйдә, Самат бу сөенечне әниеңә әйтик, аннан да сөенгәне булмас!

( кулларына шарлар тотып Саматларга кереп китәләр)

Самат: Киттек, дустым!

 Кук йөзе.  Йолдызлар җыелышкан.

4 нче йолдыз-кыз: Кызлар-йолдызлар! Мин теләгемә ирештем бит! Саматның күзләре күрә башладыыыыы!

6 нчы йолдыз-кыз: Әфәрин!!! Бигрәк зур тылсым ясадың син, безгә дә өйрәтерсең әле, яме! Безнең дә шундый изгелекләр эшлисе килә! Ә мин очырган шарларга карагыз әле, ничек матур булып явалар!

5 нче йолдыз-кыз: Без күктә булсак та, җирне бизибез, шуңа безне җирдәге кешеләр ярата!!!

2 нче йолдыз-малай: Ярата гынамы, соклана, төннәр буе күзәтәләр...

Җир йөзе. Самат зур торбадан йолдызларны күзәтә. Кинәт аның күз карашы арада иң якты, иң нурлы йолдызга төшә.

Самат: Менә бу минем – бәхет йолдызым булачак!!! Аның  исемен әнием исеме белән – Чулпан дип атыйм. Чулпан! Бәлки син миңа күзләремне кире кайтаручыдыр, кем белә? Әйе, җирдәге Чулпан әнием – гомер бирсә, күктәге – Чулпаным  күзле иткәндер мине!!!

Ике якта ике йолдызым, ике фәрештәм булырсыз сез минем. Күктәге серләр әле ачылып бетмәгән. Миңа эш күп, укырга, йолдызлар серләрен ачарга кирәк! Могҗиза, дибез, шушы якты йолдызлар ясаган изгелекләр яшәтә дә инде безне. Бигрәк соклангыч алар, яхшы кеше күңеле кебек!!! Тормыш шулай гел маҗаралардан, могҗазалардан гына торсын иде!!!

Күк йөзе.

4 нче йолдыз-кыз: Әй, Самат, әйттем бит мин йолдызларга, син мине табачаксың дип, рәхмәт сиңа күктәге меңләгән йолдызлар арасыннан мине танып алганың өчен!!! Еракта кылган изгелек тә кеше күңелен айкый, ә начарлык гомерлек яра булып йөрәктә кала. Әй, кешеләр! Бер-берегезгә изгелек кылырга ашыгыгыз, бер изгелек – икенчесен тудыра, аннан тормыш шау чәчәкле гөлбакчага әверелә!!! Кешеләр!!! Ишетәсезме мине, яхшылыклар гына кылыгыз,  изгелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтыр!!!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев