Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Тылсым илендә кунакта

Традицион булмаган юл белән рәсем ясарга өйрәтү дәресе үткәрү өчен сценарий.

МАКСАТ: тәҗрибәләр үткәрү аша баланың танып белү активлыгын үстерү.

БУРЫЧЛАР:

  • Мастер-класста катнашучы балаларның һөнәри осталыкларын үстерү;
  • Эксперименталь эшчәнлекнең бер формасын тәкъдим итү;
  • Тәҗрибәләр үткәрүгә кызыксыну уяту;
  • Укучыларнын мөстәкыйль эшчәнлекләрен активлаштыру.

Эш барышы

 Оештыру моменты.

Тәрбияче тылсымчы ролендә бүген гадәти булмагаган шөгыль узачагын җиткерә. Тылсымчы фея үзенең таягы белән кагылып узгач, балалар төрле урман җәнлекләренә әвереләләләр (куян, төлке, бүре, аю һ.б.).

Тылсымчы балалардан ярдәм сорый.

- Балалар, тиздән бездә зууур бәйрәм булачак. Сез беләсезме, нинди бәйрәм икән ул?

- Әйе, Яңа ел килә безгә. Бүген без сезнең белән Яңа ел уенчыклары ясарбыз.

Ул уенчыклар гади түгел, серле уенчыклар, сез рәсемнәрегезне ясарсыз, ә минем тылсымлы тартмам ярдәмендә без сезнең рәсемнәрне кабартырбыз.

- Куян дустым, син Яңа елга нинди уенчык ясарга  телисең? – Мин кишер яратам, шуңа күрә кишер ясаячакмын.

- Төлке, ә син нәрсә ясыйсың? – Мин матур, купшы күлмәкләр кияргә яратам, шуңа күрә мин  күлмәк ясыйм.

- Аю, син нәрсә ясыйсың? – Мине беләсез инде, баллы яратам, ә бәйрәм тортсыз була алмаганга күрә торт ясыйм.

- Бүре, син нәрсә ясыйсың? – Мин ит яратам, ләкин ит ясап  булмый, шуңа күрә матур чәчәк букеты ясарга телим.

Җәнлекләр талгын көй астында рәсемнәрен ясый. Шул арада тәрбияче кабара торган красканы ничек итеп ясаганын адымлап аңлатып бирә.

1нче адым.    1 аш кашыгы коймак оны, 1 аш кашыгы вак тоз, 3 аш кашыгы су салып болгатабыз.

2нче адым. Үзебезгә кирәк булган төсләрне тудыру өчен әзер массага гуашь кушабыз.

3нче адым. Әлеге матур буяуларны кулланып, пумала ярдәмендә үзебезгә кирәк бизәкләрне тудырабыз, яисә әзер рәсемнәрне буйыйбыз.

 

4нче адым. Әзер рәсемнәрне духовкада 1 минут яки микроволновкада 30 секунд киптереп алабыз. Әлеге вакыт эчендә безнең буяулар кабара һәм рәсемебез күпереп, катыланып кала.

 

5 нче адым.  Әзер рәсемнәрне күргәзмәгә куябыз яки формасы буенча кисеп алабыз.

 

                             Йомгаклау өлеше

Җәнлекләр рәсемнәрен ясап бетерәләр.

- Дусларым, сез рәсемнәрегезне нинди төсләр ярдәмендә ясадыгыз? (Һәрберсе үзенең рәсемен күрсәтеп, төсләрен әйтеп чыга).

Тылсымчы:

- Мин сезнең рәсемнәрегезне үземнең серле тартмам ярдәмендә кабартам.

- Тылсымлы көй астында рәсемнәр 30 секундка микроволновкага куеп алына. Әзер рәсемнәрне күрсәтеп, тылсымчы җәнлекләрне мактый. Булышканнары өчен рәхмәт әйтә, рәсемнәрне  кисеп чыршыга эләләр. Тылсымлы таяк ярдәмендә җәнлекләрне кире балаларга әйләндерә. Тылсымчы, саубуллашып, чыгып китә.

 

Мөслим муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт гомуми белем бирү учреждениесе, укытучы Нафикова Алия Эдуард кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев