Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Тычкан елына багышланган яңа ел кичәсе

Яңа ел тамашасы.

Максат: Балаларда сәнгатьле сөйләмне үстерү, үз-үзләрен тота белү, бер-берсенә хөрмәт хисе тәрбияләү. Кәефләрен күтәрү, шатлык тудыру.

Материаллар: чыршы,уенчыклар,җәнлекләр өчен костюмнар,кар бөртекләре.

Бәйрәм барышы:

(Елый-елый, кулына чаңгы тоткан Тычкан керә.)

Тычкан: Адаштым мин, адаштым, инде нишлим? (Елый, чыршы төбенә утыра)

Куяннар керә.

1 куян: Әйдә инде тизрәк Яңа ел бәйрәменә соңга калабыз бит.

2 куян:Мин арыдым.

1куян: Без арырга тиеш түгел. Безнең аякларыбыз нинди җитез.

2 куян:Шундый озак барабыз бит. Анда кемдер елый?(Тыңлыйлар)

1 куян:Кем елый икән?

(Тычканны күрәләр)

2 куян:Син кем? Нигә елап утырасың?

Тычкан: Мин тычкан. Яңа ел кичәсенә бара идем. Буран чыкты. Мин адаштым.(Елый)

Куяннар: Борчылма тычкан. Без юлны юлны бергә – бергә табарбыз. Без дә Яңа ел кичәсенә барабыз.

Тычкан: Әйдәгез ярдәмгә брәрсен чакырыйк.

Куяннар: Ау-уу-ау..... Ярдәм итегез.

Аю керә.

Аю: Кемнәр кычкыра? Кемнәргә ярдәм кирәк? Нәрсә булды? Ник мине йокыдан уяттыгыз?

Куяннар һәм тычкан: Без Яңа ел кичәсенә барырга чыктык һәм адаштык.

Аю: Миндә урман картасы бар. Әйдәгез карыйбыз. (Карта карыйлар). Сез кайсы мәктәпкә барасыз.

Куяннар: Олы Арташ мәктәбенә.

Аю. Менә Олы Арташ авылы. Шушы сукмак буйлап барырга кирәк.

(Китәләр. Чыршы тирәли әйләнеп чыгалар. Бәйрәмгә киләләр)

А.б. Бәйрәмебезгә без көткән кунаклар килде.

А.б. Рәхим итегез.

Карга очып керә һәм туктап кала.

Карга: Нишләп утырасыз. Мин кая эләктем соң?

А.б. Син Олы Арташ мәктәбенең Яңа ел бәйрәмендә.

Карга. Миңа да бәйрәмдә калырга ярыймы?

А.б. Ярый,ярый. Бәйрәм һәркем өчен дә. Тик менә Кыш бабай белән Кар кызы гына килеп җитә алмыйлар әле һаман. Балалар көтәләр инде.

Карга: Мин бит күрдем аларны. Алар бәлки адашканнардыр. Хәзер чакырам.

А.б.Рәхмәт сиңа, карга.

(Музыка уйный,Кыш бабай, Кар кызы, җәнлекләр керәләр)

Кыш бабай.

Ерак юллардан,

Калын урманнар,

Биек таулар аша

Сезгә килдек дуслар.

Кар кызы.

Бәйрәмгә килдек

Сезне сагынып.

Тәмле-тәмле

Күчтәнәчләр алып.

Кыш бабай.

Күпме балалар җыелган монда. Исәнмесез. Сезне сагынып килдек без.

Кар кызы.

Бергә күңелле бәйрәм итик.

А.б. Рәхмәт сезгә.

Кыш бабай.

Сезне 2020нче ел белән тәбрик итәм. Нык сәламәтлек, шатлыклы көннәр телим.

Кар кызы.

Барыгызның да “4” һәм “5” кә генә укуыгызны телим. Дөньялар тыныч булсын.

Кыш бабай.

Балалар сезгә күчтәнәчләр алып килдем. Нинди җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәндегез.

(Балалар шөгыльләрен күрсәтәләр)

Кыш бабай.

Бу елга кем хуҗа булыр икән.

Кар кызы.

Кем җитез,кем оста,

Шул булыр Яңа елга хуҗа.

Кыш бабай.

Дөрес әйтәсең, кызым.

(Кыш бабай җәнлекләрне ярыштыра. Ярышта Тычкан җиңеп чыга.)

Кыш бабай.

Дусларым, Яңа елга Тычкан хуҗа булыр. Сез ризамы?)

Риза.риза.

Кыш бабай.

Киләсе елга да табыннарыбыз мул, дөньялар имин булсын.

Яңа еллар белән сезне.

(Чыршы тирәли җыр җырлап әйләнәләр)

Кыш бабай. Инде безнең китәр вакыт та җитте. Башка мәктәпләргә дә барасыбыз бар.

Кар кызы. Бәйрәмнәрегез күңелле булсын.

Бергә: Сау булыгыз. Киләсе елларга кадәр.

А.б. Рәхмәт сезгә. Юлларда адашмыйча исән – сау йөрегез.

(Кыш бабай, Кар кызы китәләр. Бәйрәм дәвам итә)

 

Саба районы Олы Арташ төп мәктәбе укытучысы Дәүләтова Илсөяр Гаязетдин кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев