Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Сөмбелә бәйрәме

Уртанчы һәм зурлар төркеме балалары белән уңыш бәйрәме үткәрү өчен сценарий.

Максат:

1. Балаларның көз, уңыш, яшелчәләр турында белемнәрен киңәйтү;

2. Татар бәйрәмнәренең матурлыгын күрсәтү;

3. Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, хезмәт кешесенә хөрмәт уяту.

 

Алып баручы: Хәерле көн, дуслар!!!

Бүген залга «Сөмбелә» бәйрәменә җыелдык,

Бәйрәмебез күңелле үтсен,

Балалар көлүе яңгырап торсын!

Елның сихри фасылында - көн белән төн тигезләшкән вакытта татар халкы «Сөмбелә» бәйрәмен уздырган... Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бу вакытта инде уңыш җыю эшләре тәмамлана. Табигать кышкы ялга әзерләнә. «Сөмбелә»- ул башак, иген дигән сүз. Сары чәчле, зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны да Сөмбелә дигәннәр.

Балалар шигырь сөйлиләр:

1. Ни арада җәй үтте,

Алтын көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне,

Балалар күптән көтте

2. Көз көннәре бик күңелле,

Бик күп җимешләр пешә.

Помидор, карбыз өлгерә,

Алмалар егылып төшә.

3 Килә шаулы Алтын көзем,

Оча яфрак, исә көзге җил,

Табигатең бигрәк сокландыргыч,

Хуш киләсен, көзем, әйдә, кил.

4.Моңлы, гүзәл,

Матур аяз көннәр,

Мул игеннәр -

Синең бүләгең.

Сокландыргыч синең табигатең,

Бигрәк матур, ай-ай күлмәгең.

Җыр –«Көз килә»

5. Бәйрәмебез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк һәммәбезгә дә.

6 .Күрәмсез, дусларым, көз килде тышта,

Озак тормас, килер ак тунлы кыш та.

Китә башлады инде бездән кошлар,

Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.

Алып баручы: Әйдәгез, балалар, бәйрәмгә без «Сөмбеләне чакырабыз!

Балалар: «Сөмбелә», кил безгә!

Музыка астында «Сөмбелә» керә. (Биеп әйләнеп чыга)

Алып баручы: Исәнмесез, «Сөмбелә». Без сине бик көттек.

«Сөмбелә»: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар!

Мин сезгә буш кул белән килмәдем. Мин үземнең салкын җилләрем, яңгырларым белән килдем. Кәрзинем тулы алтын, сары, төрле төстәге яфраклар, уеннар, табышмаклар алып килдем. Әйдәгез, бергәләп зур түгәрәк ясыйбыз.

Җырлы-биюле уен «Күрсәт әле үскәнем»

«Сөмбелә»: Бик матур җырлыйсыз икән, балалар. Хәзер бераз ял итеп алсак та була. Сынап карыйм әле, үзегез турында табышмаклар беләсезме?

1.Җир астында алтын казык, Без аны алдык казып. (кишер)

2.Үсеп утыра бер чүлмәк, Өстенә кигән йөз күлмәк. (кәбестә)

3.Үзе йомры—ай түгел, Төсе сары –май түгел, Койрыклы—тычкан түгел. (шалкан)

4.Йодрык-йодрык булып үсә Алма кебек кызарып пешә, Үзе матур, аны кем әйтер? (помидор) 5.Кечкенә генә сары карт, Кигән туны җиде кат. Туннарын туныйсың, Тунаганда елыйсың. (суган) «Сөмбелә»: Булдырдыгыз, балалар, сезнең белән бик күңелле икән. Әйдәгез, уйнап алабыз. 

Уен «Бер сүз белән әйт»

(1 кәрзиндә яшелчәләр, 2 нче кәрзиндә җимешләр, «Сөмбелә» 2 кәрзинне дә идәнгә буташтырып сибеп җибәрә, 2 бала чыга, берсе яшелчәләр җыя икенчесе җимешләрне җыя. Җыеп бетергәч «Сөмбелә» һәр баладан сорый. - Син нәрсәләр җыйдың? Бер сүз белән ничек атыйбыз?)

«Сөмбелә»: Яшелчә, җимешләрне бик әйбәт беләсез, булдырдыгыз. Хәзер 8 төркем балалары белән җырлы-биюле уен: «Бар матур бакча, анда кишер үсә»

Җырлы-биюле уен: «Бар матур бакча, анда кишер үсә».

Алып баручы: «Сөмбелә», безнең дә уен-ярышларыбыз бар. Әйдә сиңа без аны уйнап күрсәтәбез.

1.«Кем тизрәк» (балалар 2 командага бүленәләр, һәр командадан берәр бала, аякларына сыңар галош киеп ярышалар.)

2«Гөмбәләр аланында» (карточкалар ярдәмендә, агулы гөмбәләрне беренче команда җыя, икенче команда ашарга яраклы гөмбәләр җыя. Кем беренче җыеп бетерә, шул команда җиңүче була)

«Сөмбелә»: Балалар без сезнең белән бергәләп күңел ачтык, Мине кыш ашыктыра, миңа китәргә вакыт җитте. Менә сезгә миннән истәлеккә яфраклар. Әйдәгез, бергәләп биеп алабыз.

«Яфрак белән бию».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X