Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Сәламәтлек иленә сәяхәт

Балалар бакчасында сәламәтлек дәресе.

Тәрбияче:  Балалар без сезнең белән бүген сәламәтлек иленә кунакка барабыз. Әйтегез әле, ничек уйлыйсыз, нәрсә соң ул сәламәтлек?

Балалар: Көчле булу, авырмау, җиләк-җимеш, яшелчәләр ашау, спорт белән дус булу.

Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез. Без бу илгә, әйдәгез әле, паровозга утырып барабыз. Ризамы сез? Киттек.

Тәрбияче: Менә безнең беренче тукталыш. Тукталышның исеме «Спорт» дип атала. Карагыз әле, балалар, бу рәсемнәргә, балалар нәрсә эшлиләр монда?

Балалар: Спорт белән шөгыльләнәләр, зарядка ясыйлар.

Тәрбияче: Дөрес, сәламәт булу өчен иртәнге гимнастиканы көн дә ясарга кирәк. Әйдәгез әле, без дә зарядка ясап алабыз:

Нәни чебиләр барсы да

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясарга дип

Бер урынга килгәннәр.

Корт-корт бер урынга килгәннәр.

Тавык аңлата аларга

Үз телендә боларга,

Зарядка ясаган чакта

Ничек канат кагарга.

Корт-корт ничек канат кагарга.

- Молодцы булдырдыгыз.

Әйдәгез, киләсе тукталышка киттек. Пыр-пыр паровоз алга таба барабыз. Киләсе тукталышның исеме «Чисталык» дип атала. Карагыз әле, балалар, бу тукталышта безне Айсылу каршы ала. Исәнләшик әле Айсылу белән.

Балалар: Исәнме, Айсылу.

Айсылу: Исәнмесез, балалар. Балалар, сәламәт булу өчен көн дә кулларны, битләрне сабын белән юарга кирәк.

Тәрбияче: Балалар, күрсәтик әле, кулларны ничек итеп юабыз.

Балалар: Су, су, кулларны, битләрне ю, ю, ю.

Тәрбияче: Айсылу, безнең балалар куллар өчен массажлы гимнастика беләләр, әйдә, син дә карап кит әле.

Су-Джок шарикалары белән массаж ясау.

Балалар: керпе үзенең оясында яшәгән. Бер көнне керпе урманга йөрергә чыккан. Йөри икән керпе урманда, күрә - бер аланда чәчәкләр үсеп утыра. Беренче чәчәкне исни, икенче, өченче, дүртенче, бишенче. Тагын йөри, күрә агач төбендә гөмбәләр үсеп утыра, шул гөмбәләрне өенә энәләренә кадап алып кайта да, йокларга ята.

Тәрбияче: Хәзер, әйдәгез, Айсылу белән саубуллашып юлыбызны дәвам итәбез. Пыр-пыр паровоз алга таба барабыз. Киләсе тукталыш “Витаминнар” дип атала. Карагыз әле, безне Озын колак каршы ала. Исәнме, Озын колак. Куян безгә күпме яшелчә алып килгән, карагыз әле. Яшелчәләрне ашарга кирәк, аларда бик күп витаминнар бар.

Балалар, карагыз әле, куян яшелчәләр белән җиләк җимешләрне бутап бетергән, әйдәгез әле, аерырга булышыйк.

Булдырдык. Хәзер үзебезнең бакчага юл тотыйк инде.

Әйтегез әле, балалар, сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?

Балалар: Спорт белән дус булырга, чиста булырга, витаминнар ашарга.

Тәрбияче: Рәхмәт барыгызга да, сәламәт булыйк, чирләмик.

Гөлнара Минһаҗева, Эльмира Минһаҗева, 54нче “Очкын”балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт!