Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

Сабан туе - хезмәт туе (зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемчекләре өчен бәйрәм иртәсе)

Кукмара районы Әсән-Елга авылы балалар бакчасыннан Фатихова Гөлфия Хөсәен кызы төзегән сценарий.

Бәйрәм үткәреләсе урын алдан ук бизәлә.Капкага “Сабантуй котлы булсын!” дигән язу эленә. Чигелгән сөлгеләр, кулъяулыклар белән мәйдан бизәлә. Милли һәм спорт киемнәре белән балалар мәйданга үтәләр.

«Сабантуй бәйрәме» җыры яңгырый. Зур озын таякка сөлгеләр эленгән, балалар түгәрәктә әйләнеп җырлап йөриләр. Җыр беткәч түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче: Шатлыклар күңелебездә,

Ал кояш күгебездә.

Килегез, дуслар, кунакка

Сабантуй бүген бездә.

Җилферди чиккән сөлгеләр

Бүләккә күбебезгә.

Көрәшик тә, узышыйк та -

Сабантуй бүген бездә.

Җыр: “Чат-чат”

Тәрбияче: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, хәерле көн! Без бүген татар халкының олы бәйрәме Сабан туена җыелдык. Сабантуй ул - хезмәт бәйрәме, Сабантуй ул - дуслык бәйрәме, Сабантуй ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме! Котлы булсын Сабан туйлары.

Без җырлаган дәртле җырлар

Истә калачак,

Дәртле җырлар төсле дәртле

Безнең балачак.

Җыр: “Их, күңел ачабыз”

Мәйданга йөгерә-йөгерә Котбетдин белән Хоппетдин керәләр.

Котбетдин: Минем арттан йөрмә диеп әйттем бит инде.

Хоппедтин: Кем кем артыннан йөри бит әле монда.

Тәрбияче: Туктагыз әле, сез кемнәр буласыз? Нигә тарткалашасыз? Бүген бездә Сабантуй, иң яхшысы үзегез белән таныштырыгыз.

Бергә: Исәнмесез, балалар! Исәнмесез, кунаклар.

Хоппетдин: Алайса таныш булыйк. Бу минем игезәк сыңарым Котбетдин. Котыгыз алынмасын, үзе бик әйбәт ул. (башыннан сыйпый)

Котбетдин: Ә бу минем җан дустым Хоппетдин. Хоппетдин, без дә Сабантуй карыйк әле.

Тәрбияче: Карап кына утырмагыз әле. Менә сезгә бау. Балалар белән бергә аркан тартышыгыз.

Котбетдин белән Хоппетдин: Була ул. (балалар белән аркан тартышалар)

Котбетдин белән Хоппетдин: Ә хәзер безнең биисе килә.

Тәрбияче: Сабантуй елга бер килә

Күңелле олы бәйрәм

Нур өстенә нурлар иңсен,

Биеп алыйк ичмасам. (парлашып түгәрәктә бию)

Котбетдин: Бүген кайгыру урынсыз

Рәхәтләнеп көлегез.

Тирә-юньдә уен-көлке

Мәзәк хәлләр күрегез.

Көлке хәлдән көлә белү

Бик файдалы, белегез!

Хоппетдин: Әйдәгез, бер рәхәтләнеп

Шаярыгыз, көлегез.

Рәхәтләнеп көлә белү

Витамин ул, белегез!

Көлегез, көлегез,

Файдасы күп, белегез!

Тәрбияче: Сабантуенда уеннар

Төрле була, күп була.

Уеннарсыз Сабан туе.

Булмаган да күк була.

Әйдәгез әле, бүген бөтенегез дә шаярыгыз, көлегез, уеннарда катнашыгыз.

Чүлмәк ватам, чүлмәк ватам,

Ватып булырмы икән?

Бүләккә бер чиккән яулык

Алып булырмы икән.

Уен: Чүлмәк вату.

Җыр: “Гармун уйныйм”

Тәрбияче: Кемнәр өлгер, кемнәр җитез,

Минем янга килегез.

Әйдә, карыйк ярышып,

Капчык киеп чабышып.

Уен: Капчык киеп йөгерү.

Тәрбияче: Җырлыйк әле, җырлыйк әле.

Сабантуй бәйрәмендә.

Җырның ертыгы юк диләр,

Бирербез бүләген дә.

Җыр: “Матрешкалар”

Тәрбияче: Кашыкка салып күкәйне

Йөгерегез тизрәк.

Күрик әле, бу ярышта

Кайсыгыз җитезрәк!

Уен: Кашыкка күкәй салып йөгерү.

Тәрбияче : Татар халкы киң күңелле

Сый-хөрмәт һәрбер өйдә.

Җыр һәм музыка агыла

Без дә басыйк шул көйгә.

Җыр: түгәрәктә “Дустым бар”

Тәрбияче: Җәйгә чыксам балык тоту -

Иң яраткан шөгылем.

Мин болай оста балыкчы

Түгел үзем түгелен.

Уен: “Балык тоту”

Тәрбияче: Без җырлыйбыз Сабантуйда,

Иң матур җырлар сайлап.

Безнең җырга зәңгәр күктән

Кошлар кушыла сайрап.

Җыр: “Болында”

Тәрбияче: Менә сиңа сулы чиләк,

Көянтә ал иңеңә.

Йөгер тизрәк, иң алдан кил

Егыла гына күрмә.

Уен: “Су ташу көянтә белән”

Тәрбияче: Күбәләкләр безнең белән

Уйныйлар әйлән-бәйлән.

Сабантуй күбәләкләр һәм

Кошлар өчен дә бәйрәм.

Җыр: “Күбәләк”

Тәрбияче: Икегезгә ике кашык.

Ягез әле, тотыгыз.

Сабантуенда ярышып

Сез дә бүләк алыгыз.

Уен: “Кашык белән су ташу”

Тәрбияче: Тыпыр-тыпыр тыпырдашып

Бергә басаек әле.

Уйнап-көлеп, җырлап биеп

Күңел ачаек әле.

Татар халык биюе: “Әпипә”

Уен: “Күз бәйләп әйбер кисү”

Тәрбияче: Биюләре, биюләре,

Биюләре бик чибәр.

Биюченең күңеле булсын,

Их, молодец, дип җибәр.

Күмәк бию башкарыла.

Тәрбияче: Йокысыннан тора кояш

Елмаеп-көлеп кенә.

Болыт арасына да ул,

Елмаеп килеп керә.

Уятканда уята

Нурларын сибеп кенә,

Һәм үстерә әни кебек

Иркәләп, сөеп кенә.

Шушы кояштай тормышның

Кадерен белеп кенә,

Әйдәгез, бер яшик әле,

Елмаеп-көлеп кенә.

Җыр: “Көлегез”

Тәрбияче: Сандугачкай, сайра, сайра

Котлап җәйге таңнарны.

Туган җирдәй гүзәл җирләр

Дөньяда тагын бармы?

Җыр: “Туган якка ешрак кайтыгыз”

Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар Сабантуй кичәбез ахырына якынлаша. Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе алга таба да буыннан-буынга күчеп дәвам итсен иде.


Фатихова Гөлфия Хөсәен кызы, Кукмара районы Әсән-Елга авылы балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев