Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сценарийлар

«Әнием-кадерлем, син минем –бердәнберем» бәйрәм кичәсе сценарие

Әниләр бәйрәме үткәрү өчен матур сценарий тәкъдим итәбез сезгә.

Алып баручы 1. Хәерле кич, хөрмәтле әниләр! Бүген без һәрбер кеше өчен әһәмиятле булган көнне билгеләп узарга җыелдык.

Алып баручы 2. Бүген без сезнең белән көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге әниләрдә икәнен расларбыз. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр.

Алып баручы 1. Әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу-мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

Алып баручы 2. Бәйрәмнәрдә кешеләр бер-берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Без бүген сезгә бүләкне бәйрәм башында ук бирергә булдык….

Алып баручы 1. Каршы алыгыз! Иң яхшы бүләк – ул сезнең балаларыгыз!

Балалар кереп, тезелеп басалар.

Балалар шигырь сөйлиләр.

 

1. Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

 Иң ягымлы кешеләр.

Иң сөйкемле, мәрхәмәтле

Алар – безнең Әниләр!

 

2.Мине әнием көн саен.

 Бакчага үзе илтә.

 Мин бакчада уйнап калам,

 Әнием эшкә китә

 

3.Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп, тәмле итеп.

 

4.Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул –

Кирәк эшләп ашарга!

 

Алып баручы 1. Әйе, әни һәрбер кеше өчен дә иң кадерлесе, иң яхшысы, иң матуры, гомумән, тормышта иң-иң әһәмиятлесе.

Алып баручы 2. Балалар, кайсыгыз әниегезне җир йөзендә иң кадерле кеше дип уйлый, кулыгызны күтәрегез әле. Әлбәттә, барысы да шулай уйлый. Кадерле әниләр, балаларыгызның җырын бүләк итеп кабул итегез.

Җыр: «Кояш гомере»

Алып баручы 1.Ә хәзер иң кызыгы башлана! Без әниләребезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз.

Алып баручы 2. «Балаларыбызны беләбезме?» дип атала. Сезгә сораулар бирелә, җавапны башта балагыз тәрбияченең колагына әйтә, соңыннан сез җавап бирәсез.Сорауларга җаваплар балаларыгыз белән туры килерме, әллә юкмы? Балагызны беләбезме икән? Хәзер тикшереп карарбыз.

– Балагыз нинди төс ярата?

– Нинди кием кияргә ярата?

– Балагыз кайсы бәйрәмне ярата?

– Балагыз нәрсә белән шөгыльләнергә ярата?

– Сезнең пешергән кайсы ризыгызны бигрәк тә яратып ашый?

–Гаиләдә кемне күбрәк ярата?

Әниләр җавап бирә, аннан соң балаларныкы белән чагыштырыла. Баланы иң яхшы белүче әни билгеләнә.

– Балаларыгызның сезнең өчен дип өйрәнгән шигырьләрен рәхим итеп тыңлагыз.

 

1.Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә. 

Тыңлап бишек моңнарыңны,

Елавым басылган бит.

Телем дә минем иң әүвәл

«Әннә» дип ачылган бит.              

 

2.Әнием минем матур

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була

 

3.Минем әби яшь әле-

Минем әби чип-чибәр

Әбине күргән кешеләр:

«Кызлар кебек син», – диләр

 

4.Бу дөньяда әниләр күп –

Минем әни бер генә.

Үзе уңган, үзе тырыш,

Бар эшкә дә өлгерә.

 

 

Ул өйгә кайтып кергәч.

 

Алып баручы 2. Сез балагызны яхшы беләсезме? (әниләргә сорау) Башка бала белән бутамыйсызмы? Яхшы, хәзер тикшереп карарбыз! Балаларыгызны ничек яхшы белү турындагы биремнәребезне дәвам итәбез. Күзләрне бәйләгән килеш балаларның кулларыннан үз балаңныкын танып алу. 

Алып баручы 1. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем «Баш хисапчы» дип атала. Әниләр, акчаларны саный-саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз.

– Балагызның исеме ничек?

– Балагызның фамилиясе ничек?

– Балагызга ничә яшь?

– Балагызның аяк киеме размеры?

– Балагызның туган көне кайчан?

– Балагызның күз төсе нинди?

– Балагыз нинди группага йөри?

– Балагыз ничәгә кадәр саный белә?

Алып баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Безнең бар әни дә иң-иң яхшысы һәм әниләр өчен һәр берегезнең кызы, һәм улы иң уңган һәм булган. Без киңәшләштек тә бар әнине дә җиңүче итеп билгеләдек.Ә җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерләнгән. Сезгә серле капчык җибәрәбез, көй туктагач, шуннан бер бүләк сертификатын аласыз.

Бүләкләр:
1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч.
(Кадак)
2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).
3. Ерак арага уй
-фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)
4. Пылесос «Метисам». (Кисточка
-пумала )
5. Универсаль рюкзак. (Пакет)
6. Мини-палас. (Кулъяулык)

7.Көнлек аш контейнеры. (Пластмасс савыт)

8. Яза торган машинка. (Ручка)

9. Электркыстыргыч. (Кер элгече)

10. Диетик чара. (Сагыз)

11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка-имезлек)

12. Уй-фикерләрне теркәүче. (Карандаш)

13. Табак-савыт юучы машина. (Губка)
14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

15.Тәннәрне чистарту өчен кулланма (сабын)

16.Чәчкә юл ясаучы (тарак)

17.Тешләрне гигиеник яктан саклаучы сыекча (теш  пастасы)

18.Озынлыкны үлчәү өчен кулланылган метр( линейка)

19.Куен  дәфтәре (блокнот)

20.Кер юу машинасы (порошок)

21.Бит кулларны корыта, чисталыкны ярата (сөлге)

Алып баручы:1.Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, әниләр өчен иң кадерле бүләкләрне, бала үз куллары белән ясаган кечкенә генә бүләкләрне зур итеп кабул итеп алыгыз.

(бүләкләр алышалар)

Алып баручы 2. Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен. Алар сырхаулап ятканда, күкрәгегезгә кысып, «Җан җимешем, балам», – дип, чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Аллаһның мең рәхмәте яусын сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде.

Чаллы шәһәре «Каен җиләге» 46нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Фазлыева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар бакчасында 8 март 46 нчы “Каен җиләге” балалар бакчасы 8 март өчен сценарий

2
X